Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Әссәламәгаләйкүм, Габделхәким хәзрәт. Кадер киченең төгәл көне билгеле түгел. Аллаһ Тәгалә аны бездән ни өчен яшергән икән?

– Вә галәйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим!

Шушы серле кичнең шәрәфәтен һәм хикмәтен аңлатып, АллаҺ Тәгалә мөэминнәргә: «Кадер киче мең айдан да хәерлерәк», – дигән, ягъни бу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата. Аллаһ Тәгалә бу кичәнең вакытын яшереп, Рамазан аеның соңгы ун көнендә безнең гыйбадәттә калуыбызны теләгән.

Шуңа күрә, соңгы ун төндә Коръән һәм намазлар укып, догалар кылып чыгарга кирәк. Бу бик зур дәрәҗә һәм савап. Әгәр дә мондый мөмкинлекләрең булмаса, бу кичәне Рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кирәк, яисә бөтенләй дә хәлеңнән килмәсә, Рамазан аеның 27нче төнендә (быел ул 19 майга туры килә) гыйбадәтләр кылып уздырырга киңәш ителә.

Рамазан аен ураза һәм башка гыйбадәтләр белән уздырган кешеләр өчен Кадер кичәсенең кыйммәте булган кебек, ураза тотмый башка гыйбадәтләрне үтәмәгән кешеләр өчен дә кадере бар. Чөнки бу кичә Аллаһ Тәга ләнең рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичедер. Бу кичә тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев