Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спортчылар бәйрәм итте

10 августта яшел үзәнлеләр оешкан төстә Физкультурачылар көнен билгеләп үтте.

«Комсомолец» стадионында узган әлеге бәйрәмдә шәһәрнең иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр, күрсәтмә чыгышларын карап сокландык. Шулай ук беренче тапкыр биредә физик мөмкинлекләре чикле, әмма йөрәкләре белән нык булганнар да катнашып, осталыкларын күрсәтте.

Ямь-яшел хәтфә үлән җәелгән мәйданны кояш нурлары тагын да ямьлерәк итә. Менә алар шәһәр һәм районның горурлыгы булган – 1, 2, 3, 4нче спорт мәктәпләрендә, «Дельфин», «Бригантина», көрәш мәктәбендә, «Боз сарае», «Исток», «Форпост», «Метеор»да тәрбияләнүчеләр. Аларның һәммәсенә һәм дә тренерларына Яшьләр һәм спорт идарәсе җитәкчесе Руслан Бариев яңа җиңүләр теләде. Иң-иңнәренә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Трибунада җыелган халык рәхәтләнеп спортчылар күрсәткән матур номерларны карады, футболистлар һәм волейболчылар иптәшләрчә матч уйнады.

Беренче тапкыр Яшел Үзәндә «Комсомолец» стадионында физик мөмкинлекләре чикле булган спортчылар өчен «Күңелле стартлар», дартс, бочча буенча ярышлар һәм шахмат турниры оештырылды. Аларга ярдәмгә әти-әниләре дә килде. Шахмат турнирында беренчелекне Ленар Хәялетдинов алды, Илья Карпов исә бочча белән күптән шөгыльләнә, Россия һәм Татарстан ярышлары чемпионы да ул.

Тулы язманы газетадан укырга була (№60).

Люция Заһидуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Спорт стадион им.В.Колотова день физкультурника