Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спорт та, иминлек тә: сәламәтләндерү бәйрәме дә

"Диңгез һәм дулкыннар буйлап", - шундый исем астында инде бишенче ел рәттән «Метеор» спорт комплексында сәламәтлекләре чикле балалар өчен спорт-сәламәтләндерү бәйрәме үткәрелә.

Әлеге чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Йөзәргә өйрән" Бөтенроссия акциясе һәм Татарстан Президенты ярдәме белән старт алган проекты кысаларында оештырылды. 
Чараның төп максаты - суда куркынычсызлыкка һәм иминлеккә игътибарны юнәлтү, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү. 
Бәйрәм күңелле сюрпризлардан башланды. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов спорт комплексында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти - әниләре катнашында яңа җиһазлар - аз хәрәкәтләнүчеләр өчен универсаль күтәрткечне күрсәтте. Бу махсус җайланма, ул суга төшкәндә һәм аннан күтәрелгәндә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итә. 
Универсаль күтәрткечнең мөмкинлекләрен шунда ук күрсәттеләр. Берьюлы берничә бала суга чиратлап, тамашачылар алкышлары астында, яңа җайланма ярдәмендә төште. 
"Эстафета-Йөгереш», "Кыршау аша үтү", "Водолазлар хәзинә эзли", "Иң төз атучы" ... - барлыгы 7 бәйгедә көч сынашу булды, аларда өч команда көч сынашты. Балалар барлык биремнәрне бик теләп башкарды. Аларга әти-әниләре дә, волонтерлар да ярдәм итте. Ә тамашачыларның һәм кунакларның кайнар ярдәме көч һәм дәрт өстәде. 
Биредә җиңелүчеләр булмады! Барлык балаларга да бүләкләр, дипломнар һәм хәтта чын медальләр тапшырылды. Алар барысы да чын чемпионнар бит! 
Әлеге мөһим һәм кирәкле спорт бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң мөһиме-ул хәтта бүләкләр дә түгел, ә балаларга, аларның ата-аналарына шатлык китерә торган уртак изге эшкә катнашу. Нәкъ менә шуңа күрә мондый спорт чараларын үткәрү гадәте, һичшиксез, киләчәктә дә хупланачак һәм үткәреләчәк. 

Резедә Йосыпова, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев