Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СПИД – гасыр бәласе

1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан, без «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалының гомуми гигиена буенча табибы Надежда Костюк белән сөйләштек.

– Надежда Александровна, быел бу көн нинди девиз астында бара?
– СПИДка каршы көрәш көненең темасы – «Берләшмәләр үзгәрешләргә ирешә» дип атала. Әлеге көн уңаеннан уздырылган профилактик чаралар җәмәгатьчелекнең халыкара, гомум милли һәм локаль дәрәҗәләрдә СПИДны профилактикалауның ролен тану мөмкинлеген бирәчәк.
Берләшмәләргә ВИЧ белән яшәүче һәм аннан зыян күргән кешеләр, наркотик кулланучылар, секс-бизнес хезмәткәрләре, хатын-кызлар һәм яшьләр, консультантлар, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре, өйдә хезмәт күрсәтүчеләр, иҗтимагый оешмалар, активистлар һәм волонтерлар төркемнәре керә. 
– Алар СПИДка каршы көрәштә нинди ысуллар куллана?
– Җитәкчелек итү һәм оештыру эше, мәгълүмати-агитация эшчәнлеге, ВИЧ белән яшәүче кешеләргә ярдәм күрсәтү, әлеге зәхмәткә каршы тору чараларының юнәлешен һәм нигезлелеген тәэмин итүне кулланачак. ВИЧ/СПИДка бәйле барлык мәсьәләләр буенча халыкның хәбәрдарлыгын арттыру хәзер беркайчан булмаганча мөһим. Ул СПИД проблемасын сәяси көн тәртибендә тотарга һәм кеше хокукларын яклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
– Билгеле булганча, авыру таралу пандемия (дөньякүләм) масштабын алган.
– Әйе, хәзерге вакытта дөньяда ВИЧ/СПИД йоктырган 43 миллионнан артык кеше исәпләнә. Көн саен ВИЧ-инфекцияне җиде меңгә якын кеше йоктыра, шул исәптән бер меңе – балалар, 4 500 кеше үлә. Күп көч куюга карамастан, эпидемияне әлегә туктатып булмый. 
– Ә Россиядә һәм Яшел Үзәндә хәлләр ничек тора? 
– 2019 елның 30 июленә РФ гражданнары арасында ВИЧ-инфекцияле 1 376 907 кеше теркәлгән. Агымдагы елның беренче яртысында ВИЧ инфекциясенең 47 971 очрагы ачыкланган (аноним һәм чит ил гражданнарыннан тыш), бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,3 процентка кимрәк (51 744 кеше). 6 ай эчендә 14 478 кеше үлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,9 процентка кимрәк. ВИЧ-инфекцияле кешеләр арасында үлем очракларының төп сәбәбе туберкулез булып кала. Үлүчеләрнең гомуми саны 335 867 кешене тәшкил итә. 
«ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалының эпидемиология бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 10 аенда Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә ВИЧ-инфекциянең 53 очрагы теркәлгән. 2019 елның 1 ноябренә иммунодефицит вирусы белән 504 кеше исәптә тора. Авырып китүчеләр арасында 57 процентка якыны – 30-39 яшьтәге ир-атлар, 52 процентка якыны - эшсезләр. ВИЧ-инфекция йөртүчеләрнең 96 проценты медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә ачыкланган. 
– Вирусны иң күбе нинди юл белән йоктыралар?
– Җенси юл белән йоктыру очраклары күбрәк теркәлгән – 70,2 процент, наркотикларны вена аша ясаганда йоктыру – икенче урында. Инфекцияле хатын-кызлар саны арту тенденциясе бар. Искәртеп шуны әйтергә кирәк: инфекция таралуны кисәтүнең төп чарасы булып халыкка даими мәгълүмат бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җенси сәламәтлек мәсьәләләре буенча яшьләрне агарту тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев