Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спектакль карау - яраткан шөгылебез

Мәктәбебездә һәр елны Халыкара Туган телләр көнен үзенчәлеклерәк үткәрергә тырышабыз. Быел да аны истә калырлык итеп уздырырга булдык.

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары очрашуга румын әкиятчесе А.Попеску иҗат иткән «Кояш нуры» дип исемләнгән спектакль алып килделәр. Әкият дуслык турында иде. Дуслык, иптәшлек турында күп тапкырлар сөйләшсәк тә, аларның кадерен белергә, сакларга кирәклеген тагын бер кат исебезгә төшерү һич тә артык булмас, дип уйладык. Үз күзең белән күреп, үз колагың белән ишетү тиешле нәтиҗәгә китергәнлегенә ышанабыз. Спектакль укучыларга бу төшенчәләрнең мәгънәсен аңларга ярдәм иткәндер.

Төп рольләрдә Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары Илфат Камалиев, Энҗе Камалиева белән Алия Кәлимуллиналар уйнады. Алар сәхнәдә үзләрен искиткеч тоттылар, маҗаралы уеннары белән укучыларны да әкият иленә бик җиңел генә алып керә алдылар. Артистларыбызның һәр әйтелгән сүзе, хәрәкәте тыңлаучыларның күңеленә барып җитә алды. Алар укучылар белән бергәләп уйнады, төрле хәлләрдән чыгу юлларын эзләде.
Спектакль бик уңышлы чыкты. Укучыларның көчле алкышлавы – әкият-тамашаның аларга бик ошаганлыгын күрсәтте. Тагын очрашырга сүз куешып, чыгышлар залыннан таралыштык.

Эльвира Бачкова, Әйшә мәктәбенең туган тел укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев