Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Совет стажы» өчен өстәмә түләүләр ясалырмы?

Пенсионерларны алдауның тагын бер ысулы барлыкка килгән.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта интернетта «совет стажы» өчен пенсияләрне яңадан исәпләү турында мәгълүмат актив тарала. Янәсе, бу вакыт өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

Искәртеп узабыз, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чоры да) стажлары булган гражданнарның пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда узды. Бу процесс валоризация дип атала. Ул вакытта бүлекчә белгечләре татарстанлыларның пенсияләрен яңадан исәпләү буенча зур эш башкарган. 2010 елга кадәр билгеләнгән барлык пенсияләр дә яңадан исәпләнгән.

2010 елдан пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Ягъни, барлык совет стажы исәпкә алынган инде, шул сәбәпле хәзер пенсияләрне яңадан исәпләү зарурлыгы юк.
Еш кына мондый өстәмәләрне гражданнарга кайбер юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар өлкәннәргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәм итүне тәкъдим итә. Дөрес, бу фирмалар, Пенсия фондына запрос ясый, тик аларга да яңадан исәпләү ясалуы һәм хәзерге вакытта кешегә «совет стажы» өчен бернинди өстәмәләр дә бирелмәве турында аңлатма биреләчәк. Нәтиҗәдә, пенсионер псевдоюридик хезмәтләргә түләп акчасын гына югалтачак.

Шулай ук, Пенсия фонды пенсионерларның уртак тормышы юбилейларына өстәмә түләүләр ясалмавын да искәртеп уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев