Социалистик Хезмәт Героена "ТАССР төзелүгә 100 ел" медале тапшырылды
Мария Сергеевна Турунтаева колхозда бишенче сыйныфны тәмамлагач ук эшли башлый. 1968 елда ул һәр сыердан уртача 4000әр килограмм сөт ала.
Аның тәҗрибәсе республика буенча таратыла башлый. Ә 1970 елда Турунтаевага Татарстан АССР терлекчеләрен Мәскәүдә ВДНХда тәкъдим итүне ышанып тапшыралар, анда ул «СССР халык хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен»бронза медаленә лаек була.
1971 елда авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә ирешкән уңышлары өчен Мария Турунтаевага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Бүген ул Яшел Үзән районында Герой исеменә лаек булган бердәнбер исән-сау яшәүче кеше.
"ТАССР төзелүгә 100 ел" медале белән Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә зур өлеш керткән гражданнарны бүләклиләр, Мария Сергеевнага әлеге бүләкне район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова һәм ветераннар советы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин тапшырды.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев