Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль пакеттан баш тартмавың хәерле

Социаль пакет нигезендә бирелә торган ташламаларның бер өлеше тиешле дарулар алу, бушлай юлда йөрүне тәэмин итү, шифаханәләргә юллама юнәтү өчен каралган. Пакетны акчага әйләндерсәң, 828 сум килеп чыга.

Күпләр бу акчага кызыгып, ташламалы пакеттан баш тарта. Ләкин авырып киткәч, үкенә. Онкология, шикәр диабеты, башка көтелмәгән авырулар вакытында тотылган чыгымнар бу акчалардан бик күпкә артыграк булуын да онытмаска кирәк. Шунысы да бар, социаль пакетны алу- алмавыңны елга бары бер генә тапкыр - 1 октябрьгә кадәр генә сайлау мөмкинлеге тудырылган.

Белеп тор!

Социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләгән кешеләр быелның 1 октябренә кадәр теркәлү урыны буенча Пенсия бүлегенә барып, гариза тапшырырга тиеш. 2019 елда бушлай дарулар алучыларга кабат гариза язып тормаса да була. Федераль бюджет ярдәмендә тиешле дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле эшли. Аннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, барлык группа инвалидлар, физик яктан мөмкинлеге чикләнгән балалар, блокадада катнашучылар файдалана ала.

Фото http://zvezdakomi.ru/news/176498/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев