Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль объектлар караңгылыкта яши

Кайчандыр кич утырып чыра яктысында чигү чиккәннәр. Ә бүген төнлә урамга чыксаң да яктылыктан күзләр чагыла торган заманда яшибез. Ут – хәзерге комфортлы тормышыбызның алыштыргысыз атрибуты. Эңгер төшкәч берәр җирдә яктырткыч булмаса, без – сукыр.

Һәм андый «көфер почмакларын» ерактанрак урап үтәргә тырышабыз. Әйе, урам фонарьлары беренче чиратта яктылык чыганагы, тик аларның иминлек  функциясен дә башкаруы безнең өчен мөһимрәктер, мөгаен. Күз күреме яхшы булган урында аварияләр дә, урлау-талаулар да, җинаятьләр дә күпкә азрак. Чөнки бөтен явызлык, гадәттә, караңгылыкта кылына.
Утларның бик күп булуына кемнеңдер эче дә поша, күрәсең. Йөрергә куркыныч булмасын дип, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып шәһәр эчендәге урман сукмаклары буйлап ясаган яктылык чыганакларын әледән-әле ватып торучылар да бар. Ниндидер гамәлләренә комачаулый торгандыр инде...
 Соңгы вакытта фонарьлар эстетик яктан да киң кулланышка керде, бу бигрәк тә шәһәрләрдә күзгә ташлана – кая карама аллы-гөлле нурларын тирә-якка чәчеп, яшәү тирәлегебезгә үзенә бер төрле күңеллелек, ямь өсти. Әмма шул ук вакытта, ни аяныч, җәмгыятьнең кайсыбер иң кирәкле объект яннары күзгә төртсәң күренмәслек караңгылыкка чумып утыра бирә. Территориянең төзеклеге торышына анализ нәтиҗәсендә, нигездә андыйларны мәктәп, балалар бакчалары, культура, яшьләр һәм спорт, социаль яклау биналары тирәләре тәшкил итүе ачыкланган.
– Яшел Үзән шәһәрендәге 87 социаль объектның 69ы канәгатьләндерерлек, ә 18енә керү урыннарына өстәмә яктырту таләп ителә. Бу – 4 мәктәп, 8 балалар бакчасы, 2 социаль яклау һәм 1 культура объекты, 3 спорт учреждениесе. Башкарыласы эшләр сметасы 1,4 млн сум тәшкил итә. Моннан тыш, аларның чикләрен дә яктыртуны оештырырга кирәк булачак (1,5 млн сум). Кызганычка, 2018 елда Яшел Үзәннең урам утлары челтәрен карап тору һәм техник төзекләндерү муниципаль контрактының финанслау лимиты әлеге эшләрне башкарырга мөмкинлек бирми. Шуңа, бу мәсьәләне чишүнең бер ысулы итеп, беренче сумманы туры муниципаль контракт­ка урнаштыру юлы белән бюджетта планлаштыруны һәм шулай ук икенче суммага социаль объектларның үз бюджетларында урын бирүне тәкъдим итәргә генә кала, – диде, эшлекле дүшәмбе утырышындагы чыгышында ТКХ департаментының җитәкче вазифаларын башкаручы Илья Благовещенский.
Шундый иң таләп ителгән, кирәкле урыннарда тиешле дәрәҗәдә яктырту җайланмалары урнаштыру өчен мөмкинлекнең булмавы бик кызганыч. Балалар, картлар травмалары арта, дибез. Кая басканыңны күреп булмаганда аның кимиячәге дә юк... Әнә, соңгы елларда галимнәр фәнни хезмәтләрендә яктылыкның кеше организмына комплекслы тәэсирен (күрүдән тыш, биологик һәм психологик) ачыклаганнар. Әлбәттә, өстәмә яктылыкның кешеләр тормышында, сәүдә, туризм, спорт кебек социаль юнәлешләрдә дә йогынтысы зур. Шәһәр урамнарын фонарьларсыз күз алдына да китерәсе килми, алар уңай климат булдыра, иминлегеңә ышаныч бирә, караңгы төшкәч тә актив тормыш алып бару мөмкинлеге тудыра. Дөньялар тыныч булсын да, энергия эшләп чыгару станцияләре сафтан чыкмасын. Утлы булыйк, караңгыда куркыныч...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: