Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль контракт: аз керемле гаиләләргә ярдәм

«Демография» Татарстан Республикасында актив тормышка ашырыла торган милли проектларның берсе. Аның максаты – халык санының тотрыклы табигый артуын тәэмин итү, шулай ук, сәламәт булып яшәү дәвамлылыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем-китемен киметү.

2018 елдан республика, гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү буенча 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсешнең милли максатларына ирешүгә юнәлдерелгән сынау проектларын гамәлгә ашыруда төбәкләр исемлегенә керде. Татарстан, чыннан да, мохтаҗларга социаль ярдәм буенча төбәк программаларының адреслылыгын кертүгә күчкән Россия Федерациясенең беренче төбәкләр арасында. Социаль түләүләр системасы 84 ярдәмне үз эченә ала, шул исәптән 31е – федераль чаралар. 2015 елда социаль ярдәмнең адреслы чаралары 380 мең максатчан категорияле халыкка гына күрсәтелсә, 2019 елда исә, андый ярдәмне 0,76 млн кеше алды. 
Татарстан Республикасында чынлап торып үз тормышын үзгәртергә омтылучы гражданнар өчен социаль контракт системасы гамәлгә керде. Әгәр дә 2015 елда аның нигезендә дәүләт ярдәме алган гражданнар өлеше 9,23 процент кына тәшкил итсә, хәзер якынча 11 тапкыр артып, 97,9 процентны алып тора. Ә төзелгән социаль контрактлар саны 574тән 5303кә җитте.
Республикада узган ел 3 500 социаль контракт төзелгән, шуларның 2965е аз керемле гаиләләр белән. Нәкъ менә әлеге ярдәм кысаларында 632 граждан эшкә урнаштырылган, 51е – яңадан һөнәри әзерлек узган, 638 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү белән шөгыльләнә башлаган, 895 кеше үз-үзенә хезмәт күрсәтүче буларак теркәлгән, 17 кеше алкоголизм нан дәваланган, 29 гаиләгә алимент түләттерү буенча ярдәм күрсәтелгән. Социаль контракт төзегән гаиләләрнең 44 проценты ярлылыктан чыга алган. 
Үз тормышларын дәүләт ярдәмендә алга җибәрүчеләр арасында яшел үзәнлеләр дә бар. Дүрт бала әнисе Марина Пронина балигъ булмаган өч ул-кызын ялгызы тәрбияли. Югары белемле хисапчы бүгенге көндә шәһәребезнең 4нче спорт мәктәбендә эшли. Олы кызы югары уку йортының II курс студенты. Калганнары мәктәптә белем ала. Гаиләнең кереме әниләренең хезмәт хакы һәм стипендия генә.
– Социаль яклау бүлегенә кызыма стипендия алу өчен белешмә алырга дип килгән идем. Һәм биредә социаль контракт хакында ишеттем. Әлбәттә, дәүләт ярдәменнән баш тартмадым. Контракт нигезендә килгән акча ярдәмендә мин кызларымның бүлмәсенә ремонт ясый алдым. Шулай ук, балаларның әтиләрен эзләү һәм алга таба аннан алимент түләттерү максаты белән судка дәгъва гаризасын рәсмиләштерү өчен дә социаль яклау бүлегеннән ярдәм күрсәтелде, – дип сөйли Марина Пронина.
Шулай ук, өстәмә керем юнәтү максатыннан, студент кызлары текст җыю буенча үзмәшгуль булып та теркәлгән. Җәйге чорда балигъ булмаган балалары эшкә урнаша икән. Нишләмәк кирәк, ялгыз ана, аз керемле гаилә дип кул кушырып утырып булмый. Әле дәүләт шулай азмы-күпме ярдәм итеп торганда, тормыш шартларын җайга салырга була. Шуңа да, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, тиешле барлык социаль ярдәмнәрдән файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев