Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль ипотека – яшь гаиләләргә ярдәм

Саттаровлар гаиләсенең хыялы чынга аша.

Кеше тормышында үз куышыңны булдыру – иң төп мәсьәләләрнең берсе ул. Безнең кебек авылдан калага килгән яшьләр өчен бу сорау аеруча кискен тора. Колач җәеп каршы алучы, элеккеге кебек эш урыныннан фатир бирүче юк. Шулай да, соңгы елларда торак мәьәләсен чишү өчен мөмкинлекләр артты.
Вакытлыча яшәп, кеше фатирына түләп ятканчы, үземнекен булдырыйм әле, дип, тырышкан яшь гаиләләргә социаль ипотека программасы ярдәмгә килә. Соңгы биш елда Яшел Үзәндә республика программасы буенча 5 йорт төзелгән.

1500дән артык гаилә үз фатир ачкычларын кулларына алган. 2019 елда 340 фатирлы бер йорт тапшырылган, ә 2020-2021 елда тагын бер йорт сафка басачак, дип хәбәр иттеләр район башкарма комитетының торак сәясәте департаментында.

Яшел Үзәндә яшәүче Саттаровлар гаиләсе бер-бер артлы кеше фатирын алыштырып, заманында нык интегә. Бүген исә ул чакларны искә төшерәселәре дә килми, үз куышларына шатланып, гаилә мәшәкатьләренә чумып яшәгән көннәре. Апас районы егете Илшат, мәктәпне тәмамлагач, Казан тимер юл техникумына укырга керә.

– 13 яшемдә әнием үлеп китте. Күпмедер вакыт узгач, әтием Динә Шәүкәт кызы белән тормыш корып җибәрде. Һәм аларга чиксез рәхмәтлебез, ятимлек ачысын күреп үсмәдек. Динә апа ана җылысын бүләк итте, үз сабыйларыдай якын күреп тәрбияләде. Уллыкка өч бала алдылар. Гаиләдә абый белән икәү генә идек, шулай итеп, без бишәү булдык. Бик дус-тату яшибез, Аллаһка шөкер. Яшел Үзәндә туганнарым яшәгәч, мин бирегә килеп урнаштым һәм сөйгәнемне дә монда очраттым. Уртак дусларыбыз компаниясендә таныштык. Һәм бер күрүдә бер-беребезне яраттык. Күз алдына китерәсезме, туйга кадәр бары 7 тапкыр очраштык. Өйләнешеп, кеше фатирында яши башладык. Һәм бер-беребезне сайлап ялгышмаганбыз, – дип сөйли Илшат.

Ләйсән Кайбыч кызы, балалар бакчасында эшли. Бүгенге көндә икенче баласы белән дек рет ялында.

– Кайда гына яшәмәдек, биг рәк тә беренче баламны тапкач, Союзная урамындагы баракка чыкканым истә калган. Шартлар бик начар иде: бүлмәдә җил уйный, идәне салкын. Менә шуннан соң үз куышыбыз ны булдыру турында ныклап уйлана башладык, – дип сүзгә кушыла Ләйсән.

Илшат коллегасыннан социаль ипотека хакында ишетә һәм документлар җыя башлый. Әлеге процесс әллә ни катлау лы булмый. Һәм, шулай итеп, фатир алуга мохтаҗ дип табылып, Саттаровлар 2013 елда чиратка баса.

– 2016 елның февралендә Сәйдәшев урамында фатир оттык. Бәясенең еллык ставкасы 7 процент булуы да безнең өчен кулай. Ике бүлмәле, якты, җылы, кер дә яшә! Һәм без шулай иттек тә. Үзебез теләгәнчә җиһазландырдык. Ишегалдында бик матур балалар мәйданчыгы, Самир рәхәтләнеп дуслары белән уйный. Улым йөргән бассейнның да янәшәдә генә булуы бик җайлы. Мирный районы үсә, матурлана. Без бик риза, – дип уртак лаша Илшат.

Кызлары Сөмбел тугач, ана капиталын фатир бурычын түләү өчен тоталар. Өстәмә 200 мең сум күчерелә. Әлегә 7500 сум түләп барырга тиеш булсалар, Саттаровлар ипотеканы тизрәк каплау өчен, 15000 күчереп бара. Балалар төрле җенестәге булгач, киләчәктә торак шартларын киңәйтергә исәпләре. Тырыш, яшь гаиләнең барысы да алда әле. Рәхәтен күреп, тигезлектә, бәхеттә яшәргә насыйп булсын сезгә, Саттаровлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев