Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль челтәрләргә рәхмәт

Гадәттә, хәзерге көндә әти-әниләребез, гаилә әгъзаларыбыз, бертуганнарыбыз, бер бүлмәдә утырган хезмәт тәшлә ребез, сирәк-мирәк ике туганнарыбыз (двоюродный) белән генә еш аралашып яшибез.

Калганнар белән әллә нигә бер. Ә ватсап төркеме троюрод ныйларны да, 4нче катта утыручы хезмәттәшләрне дә, очра шуга кайтмаган классташларны да төркемнәргә җыйды. Кемнәрдер рәхәтләнеп аралашты, кешеләрнең уңышларына их лас тан сөенде, язу стиле, аудио язмалар буенча да аның ачык, ара лашучан, кече күңел ле икәнлеге тоемланды. Кайберәүләр 3 ел буена өч сүз дә язып салмады. Хәтта кеше үлү, туу белән бәйле зур вакыйгалар вакытында да бер кәли мә сүз әйтмичә, язмыйча тыныч кына укып утыра бирде... Берәүләре үзләренең артык «хисле» икәнлекләрен күрсәтте. Юк кына нәрсәгә кылтаеп, төркемнән чыгып китте, «ялгыш басылды, кертегез әле мине» дип яздылар, тагын керделәр, тагын чыктылар... Кайберәүләр (күбесенчә пенсия яшендәгеләр) бертуктаусыз кәртинкә, видео җибәреп кенә утырды, шуның белән бөтен телефонның хәтере тулды.
Шулай итеп, 3 ел эчендә социаль челтәрләрдә туганнарның, хезмәттәшләрнең, сыйныф ташларның чын йөзе ачылды, характерлары шәйләнде, кәефләре билгеләнде. Билгеле, бу инде минем ачыш түгел. «Инстаграмм», «В контакте», «фейсбук» кебек социаль челтәрләрдәге битләре аша кешегә тулы бәяләмә биреп булуын хәтта галимнәр дә фәнни яктан ачыклады. Аватарда куелган фото да кешенең күңелен ачып бирә: үз фотосымы, төсле фотомы, аклы-каралымы, чәчәкме, ниндидер бер хәшәрәтме. Болар барысы да кешенең аралашучан, ачык яки ябык, проблемалы булуын-булмавын күрсәтүче сурәтләр.
Шәхси мәгълүматлар аша да кеше турында шактый информация җыеп була. Кемдер барысын да ачып сала: әти-әнисен, мәктәбен, эш урынын төгәл күрсәтә. Кемдер Теләчедә яшәп, тору урынын «Мәскәү» дип билгели, әллә нинди текә уку, эш урыннарын чәпеп куя. Шәхси биттәге постлар, язмалар буенча да шактый күп «инфо» җыеп була. Грамоталы язамы, смайликлар куллана-кулланмыймы, кичә «мин бу дөньяны яратам» дисә, бүген «ненавижу» дигән язу элгәнме... Болар барысы да кешенең эмоциональ яктан тот рыклы, хисле-хиссез булуын ачып сала. Шәхеснең нинди төркемнәргә язылган булуы, әлеге төркемнәрдәге комментарийлары да кешенең ниләр белән кызыксынуын бәяләргә ярдәм итә. Шулай итеп, кемдер яшерә, кемдер ялганлый, кемдер күңелен ачып сала. Боларга карата һәр кешенең үз сүзе. Минем дә үз фикерем...
Әйе, элек кешеләр күбрәк очрашып аралашкан. Ат чанасында толыпка төренеп күрше авылдагы туганнарга кунакка барган, күршеләргә кич утырырга кергән, капка төпләрендә гәп саткан. Хәзер исә боларга өстәп, социаль челтәрләрдә аралашу да барлыкка килде. Аллаһка шөкер дип, монда да аралашыйк. 20 ел күрешмәгән сыйныфташыңа туган көнендә 2-3 җөмлә матур сүзләр язып җибәрсәң, Сабантуйдан бирле күрешмәгән туганың белән балачак хатирәләрен яңартсаң, хезмәттәшләрең белән помидор-кыяр үстерү турында сөйләшсәң, ни начарлыгы бар?!
Җылы сүз җан эретә. Аралашып, бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп, язып яшик. Гадәти һәм виртуаль тормышта да бертөсле: гади, ихлас, кече күңелле булыйк.
Нәзирә Гыйззәтуллина
(Мостафина),
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев