Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорауларга район башлыгы Александр Тыгин җавап бирә

– Тиздән Яңа ел бәйрәме. Безне шундый сорау борчый: быел хакимияттән балаларга яңа ел бүләкләре бирелерме икән? Бишнәдән газета укучыгыз.

– Балалар бакчасында йөрүчеләргә һәм социаль категориягә керүче балаларга яңа ел бүләкләре биреләчәк.

– Район башлыгының Идел аръягындагы барлык авылларда булганы бармы икән? Аны кечерәк авылларның көнкүреше кызыксындырамы, яисә җирле авыл башлыкларының «бездә бар да яхшы»  диюләре канәгатьләндерәме?

– Чынлап торып әйткәндә – юк. Чөнки алга кечкенә авылларга барыр­га кирәк дигән системалы бурыч куелмады. Монда хакимият белән күпер вазифасын район газетасы «Яшел Үзән» дә үти. Борчыган сорауларны редакциягә дә юлларга була. Һәм аларның барысын да туплап, белгечләр командасы белән урынга чыгып, хәл итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэхэрдэ балаларга ишек аллары ясыйлар,уйнарга таулар,авыл балаларына тау да юк ишек аллары да юк,мескеннэр .шэхэрдэ ишек алларын чистартып бирэлэр эле зарланалар чыксыннар да чистартсыннар.авыл баласы ишек алдын да чистарта эле укый торган Мэктэп территорисее дэ чистарта.авыл баласына шул дворник акчасы эчен булэк бирсэлэр дэ була.хужалар Яна ел корпоративларын уткэрергэ акча табалар бит

    Теги: задай вопрос Александру Тыгину вопросы к главе района вопрос-ответ