Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорауларга җаваплар

– Кредит тарихы буенча хисапны ничә тапкыр алырга була?

– «Кредит тарихлары турында» 2004 елның 30 декабрендәге 218-ФЗ номерлы федераль законның 8нче маддәсендәге 2нче өлеше нигезендә, кеше кредит тарихы саклана торган бюрода һәр календарь ел дәвамында (ләкин кәгазьдә бер тапкырдан да артык түгел) бушлай һәм сәбәпләрен күрсәтмичә, кредит тарихы буенча хисабын, үзенең шәхси рейтингын да кертеп, түләүсез алырга хокуклы.
– Күптән түгел кредит тарихын саклау срогының кимү ягына таба үзгәрүен ишеткән идем. Дөресме бу?
– Әйе, бу дөрес. «Кредит тарихлары турында» федераль закон нигезендә кредит тарихлары бюросы аны соңгы мәгълүмат үзгәргәннән соң җиде ел эчендә саклауны тәэмин итә. Әлеге үзгәрешләр 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Аңа кадәр аны саклау срогы 10 ел иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев