Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соң, юләр булынган инде, 20 яшь, баш юк, ми әле үсеп бетмәгән

Сыйлаган

…Сәлам, кызлар! Ир-егетләребезнең – илебезне, үзебезне яклаучылар һәм саклаучылар бәйрәме якынлаша бит, менә ирем армиядә хезмәт иткәндә булган бер кызык хәл турында сезгә шалтыратып сөйләргә булдым әле. Әгәр кирәк дип тапсагыз, хат кебек итепме, үзегез язып, урнаштырырсыз гәзиткә, яме...

Ирем хезмәт иткән ротаны бәрәңге җыярга, хәрби частьләре урнашкан төбәкнең бер колхозмы, совхозынамы җибәргәннәр. Болар барып, берничәшәр егет авыл өйләренә урнашкан. Ә иремне боларның пешекчеләре итеп билгеләгәннәр. Һәм аңа, телиме-теләмиме, башкаларга караганда икешәр сәгатькә алданрак торып, иртәнге ризык әзерләргә туры килгән.

Ул минем чынлап та бик тәмле пешерә. Ул вакытта да, бик яшь булуына да карамастан, сынатмаган күрәсең: «Беркем дә зарланмады, бик теләп ашыйлар иде, әле добавка да сорый иделәр», – дип мактана ирем.

Эше, бер яктан әйбәт әйбәткә, әмма аның башкалар җиденче төшләрен күреп, тәмләп йоклаганда бер дә таң әтәчләре белән торасы килмәгән. Яшь чакта йокы тәмле инде ул, бигрәк тә солдат вакытта. Менә бер көнне ул иртәнге ашны, озаграк йок­лау өчен, киченнән пешереп калдырырга уйлый. Кичкегә әзерләгәндә үк, берьюлы зур кәстерүлдә иртәнге ашны да пешереп куя. Ә суыткыч юк! Аш шунда плитә өстендә кич куна.

Иртән тегеләрдән бер унбиш минутка гына алданрак тора бу, иң беренче эш итеп кәстерүл капкачын ачып карый. Ә аш тегендә күбек белән кап­лана да башлаган, җылыда әчү кергән тегендә. Нишләргә?! Яңадан аш пешерергә инде соң, график буенча иртәнге ризык кабул итү вакыты җитеп килә.

Солдатларга шуны җылытып ашатудан башка чарасы калмаган. Тегеләре, нигә әчкелтем бу аш, дип кызыксынган, әлбәттә.

Ә минеке: «Рассольник потому что, шуңа әчкелтем», – дип җавап биргән.

Аш барысына да ошаган, өстәп сораучылар да булган әле...

Бер-ике сәгатьтән бәрәңге кыры тирәсендәге барлык куак төпләре бер рота солдат тарафыннан ашламаланган... Иң мөһиме, беркем дә пешекчене гаепләмәгән, ирем аларны иртәнге аш белән бар да тәртиптә булуына, аның бу хәлгә бернинди катнашы булмавына ышандырган. Солдатлар ни сәбәп­ле куак төбенә йөгергәннәрен тә­ки аңламаган.

Иремә: «Ничек син шулай эшли алдың, җә?» – дим, үзем көләм тегеләрне күз алдыма китереп.

– Соң, юләр булынган инде, 20 яшь, баш юк, ми әле үсеп бетмәгән, – дип, ул да миңа кушылып көлә.

Менә шундый хәлләр армиядә хезмәт иткән һәрбер солдат хәтерендә бардыр инде ул. Ирләр җыелышкан җиргә эләксәң, әбизәтелне ишетәсең шундый мәзәкләрне. Гомумән, барлык таныш ирләр армиядә үткән елларын иң кадерле хатирәләр итеп, күңел түрләрендә саклый һәм горурлана.

Язилә.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев