Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Солдат егет югалган

Киров өлкәсеннән солдатка киткән 19 яшьлек егет әлегә кадәр табылмаган. Югалган көнне Евгений Деминның ашыгыч хезмәтләргә шалтыратуы хакында билгеле.

«Миңа салкын, мин үләм», дип, ярдәм сорый егет. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аңа учак ягарга киңәш итәләр. Егет шаккатып, ничек ут ягыйм ди, тирә-якта бар нәрсә дә чеп-чи бит, дип җавап бирә. 
- Ул чакта элемтәдә булыгыз. Хәзер без 333нче уку үзәгенә шалтыратачакбыз, сезнең хакта беләшечәкбез. Берәр нинди ботак табыгыз да, кечкенә генә учак тергезегез, шуның янында җылынсагыз гына инде!- егет белән МЧСникның әңгәмәсе шундый эчтәлекле була, дип яза nn.ru.
Телефон аша әлеге сөйләшү тәмамлангач, егетне таба алмыйлар. 
Ачыкланганча, армия сафларында бер ай гына
хезмәт иткәннән соң, Евгений Түбән Новгород өлкәсендәге Мулинога хәрби өйрәнүләр өчен җибәрелә. Алар тәмамланганнан соң бер көн узгач, егет эзсез югала. Хәрби частьтә егет өенә кайтып киткән дип уйлыйлар, Әмма егетнең әнисе сүзләренә караганда, әлегә кадәр ул күренмәгән, хәбәре дә юк. Тирә-юньдәге урманнарны, ташландык йортларны һәм тирә-юньдәге авылларны тикшереп, карап чыкканнар, тик егет эзсез югалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев