Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соңгы тәүлектә Татарстанда 48 Covid-19 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанның тагын 48 кешесе коронавирус инфекциясе белән чирләгән. Аларның дүртесе авыруны республикадан читтә йоктырган, 44е контактта булып авырып киткән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 33 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

48 очракның 30ы — Казанда, дүртесе — Тукай районында, өчесе Яр Чаллыда теркәлгән. Югары Ослан, Биектау һәм Лаеш районнарында — икешәр, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Минзәлә районнарында берәр зарарлану очрагы ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда 23 413 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. 20 859 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән алтысы — соңгы тәүлек эчендә.

741 611 татарстанлы вакцинация узган, 496 146 кеше икенче прививка ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев