Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соңгы могикан

Телеэкранда көне-төне җыр, бию, мәзәк, матур сүзләр... Әнә депутат җырлаган булып маташа. Күрәсең, сүзләрен дә үзе язган – мәгънәсе аңлашылмый, көен дә үзе мәтәштергән түгелме икән әле? Әгәй, егетләр, моннан нинди депутат чыксын! Җырны болай язмыйлар бит, шуны да аңламаган кеше депутат була аламени?!

Әнә бер чибәр кызны күрсәтәләр... Мисырда клип төшергәннәр... Пирамидалар арасында җилфердәп йөри. Ай-яй кыйммәтле күлмәге! Бер сала, бер кия. Берне генә түгел, унны алмаштыра. Ачылып-ачылып киткәндә, йөрәк лепердәп куя. Чегән кызлары кебегрәк күкрәк селкетсә, беттең...

Әнә, эстрадабызның хәзерге популяр мәзәкчесе чыкты. Гел онытам шуның исемен. Мин аның сабан туенда чыгыш ясаганын күргәнем бар иде. Яхшырак түләсәң, теләсә кая бара ул. Җырлый да җырлый, мәзәк сөйләштергәләп ала. Берзаман бетте моның репертуары. Пауза. Инде сабан туеның соңгы минутлары җитте. Батырга көрәшәләр. Бөтен халыкның игътибары шунда. Әлеге юмористыбыз килеп кысылды бит көрәшчеләргә киңәш бирергә.

Берсенә әйтә: «Әгәр дә көндәшеңне ега алмасаң, эченә тип!» – ди. Инде алай да барып чыкмаса, «Битенә төкер!» – дип, халык алдында микрофонга сөйли.

Беләсезме, халык көлмәде. Бетте сабан туеның яме. Менә шунда көрәшчеләр бил алышудан туктап, икесе моны мәйданнан чыгарып атсалар да бик әйбәт булачак иде.

Сабан туенда гына түгел, сәхнәдә дә мондый җавапсызлыклар булгалап ала. Йә, оятсыз мәзәк сөйләп, тамашачының кәефен төшерәләр, йә акыра-акыра җырлап, йөрәккә кагалар, йә зәвыксыз киенеп, итәгатьсез кыланалар. Дөресен генә әйткәндә, җырлый белмәүчеләр дә байтак. Озакламый башка кеше тавышы белән язылган фонограммаларга да авыз ачып торучылар табылыр. Нишләргә соң? Кул кушырып, авыз йомып утырып булмый... Эч поша.

Тулырак «Яшел Үзән» газетасының 3 июль дә чыккан санында. укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев