Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сочида V Көньяк Сабантуй башланды

Адлер мәдәният һәм ял паркына Россиянең 21 төбәгеннән кунаклар һәм делегация килде.

Татарстан Рәисенең сәламләү хатын Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров укыды.

-Бу - быелгы беренче Сабантуй, Россиянең 62 төбәгендә һәм 39 чит илдә барлыгы 399 Сабантуй уздыру планлаштырыла, - дип билгеләп үтте Шакиров.

-Көньяк Сабантуй - бөтен дөнья буенча татарларны берләштерүче яхшы традиция. Юбилейлы бишенче Көньяк Сабантуйны без Сочида уздырабыз. Хезмәттәшлек өчен Бөтендөнья татар конгрессы, Сочи шәһәре администрациясе, «Сочи татарлары» оешмасы һәм бүген безнең белән булган барлык кунакларга рәхмәт белдерәм! – диде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Бүген биредә татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Рөстәм Насыйбуллин, «Зәкәрия» төркеме, «Бәрмәнчек» ансамбле, Зеленодольск шәһәре коллективлары чыгыш ясаячак. Программада традицион уеннар, милли көрәш, мастер-класслар оештырылган.

Кунаклар өчен бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге музей күргәзмәсе ачылды.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев