Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Смарт-сәгатьне кире алалармы?

– 4 көн элек кыйммәтле смарт-сәгать сатып алдым. Аны кире кибеткә тапшырмакчы булган идем, чөнки алып кайту белән бу товар миңа ошамый башлады (минем кулда бик зур булып күренде). Әмма кибеттә аны кире алмадылар. Техник яктан катлаулы товарлар исәбенә керә дип аңлаттылар. Бу очракта алар хаклымы икән? Г.Нуриева.

– Әйе, сатучының бу очракта товарны кире алмаска хокукы бар. Сыйфатлы смарт-сәгать «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы  РФ законына ярашлы рәвештә кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый. Чөнки механик кул һәм кесә, электрон-механик электрон сәгатьләр кире кайтарылмый һәм башка төрле товарга алмаштырылмый  торган  катлаулы товарлар  исемлегенә кертелгән. Моның буенча РФ Хөкүмәтенең 1998 елдагы карары да гамәлдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев