Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сәләтле мозаика» фестивале

16нчы мәктәптә эшләп килүче «Сәләт – Яшел Үзән» клубы тарафыннан «Сәләтле мозаика» шәһәр күләм яшьләр җыр-шигырь фестиваленең сайлап алу туры үтте. Чарада шәһәрнең VII-XI сыйныф укучылары катнашты.

Фестиваль үз алдына иҗатка тартылган балаларны ачыклау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән даими эшләү, балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкага мәхәббәт тәрбияләү бурычларын куйды. «Сәләтле мозаика» «Иң оста җыр башкаручы» (җиңүче 5нче гимназия укучысы – Дарина Куклина), «Татар халык җырын иң оста башкаручы» (җиңүче 16нчы мәктәп укучысы Эльвира Маланьева), «Иң оста биюче» (җиңүче 16нчы мәктәп укучылары Сәмирә Саттарова һәм Камилә Гәрәева дуэты), «Иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция)» (җиңүче 16нчы мәктәп укучысы Булат Вахитов), «Музыка коралында иң оста уйнаучы» (җиңүче 16нчы мәктәп укучысы Николай Федоров) номинацияләре буенча иң-иңнәрне ачыклады. 
Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Жюри рәисе булып, Сәләт клублары президенты, әле күптән түгел генә мәктәбебезне тәмамлап киткән Тимерхан Шәйхетдинов иде. Җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә тагын яңа үрләр яулавыгызны телибез! 
Динә Садриева,
16нчы мәктәпнең 
педагог-оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев