Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сәләт-Яшел Үзән» клубы - «Сәмрух-2019» ел премиясендә

Сәләт «Пирамида» концертлар залын кыздырды. Биредә «Сәмрух-2019» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды.

Чараның төп максаты – Сәләт хәрәкәтендә катнашучы балалар һәм яшьләрне бүләкләү, алар хезмәтенә бәя бирү, укытучыларына рәхмәт белдерү тора. Тантананы Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. 

Шәһәребезнең 16нчы мәктәбе «СӘЛӘТ ЯШЕЛ ҮЗӘН КЛУБЫ»н «СӘМРУХ–2019» исемле респуб ликакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясенә «Ел клубы» номинация сендә катнашты. Мәртәбәле казыйлар безнең клубыбызны «СӘМРУХ–2019» премиясенең җиңүчесе дип билгеләде. Безгә «Сәмрух» сыны, диплом, партнерлардан бүләкләр һәм fund.selet.biz платформасында тупланган акчалата премия тапшырылды. 

– Бу бәйгедә 2016 елдан бирле катнашабыз, без өчләтә лауреат, – ди җитәкчебез Динә Садриева, – «Сәмрух» премиясе безгә уңай хис-кичерешләр бирде, ышану хисе артты. Клублар ярышындамы, Сәләт йортында жюри каршындамы – һәр очракта да син үз-үзеңне җиңәсең! Шул ук вакытта, кимчелекләреңне күреп, үзеңне кайсы яктан үстерергә кирәк икәненә төшенәсең. Бүгенге көндә клубта 32 бала, алар арасында 1, 9 лицей, 5нче гимназия, 15нче мәктәп укучылары да бар. Без клубка татарча яхшы сөйләшкән яки белергә омтылган балаларны чакырабыз. 

– Сәләт клубын ачу мәктәп тормышына яңа сулыш өрде, – ди директорыбыз Рөстәм Сәйфетдинов. – аның безнең мәктәптә эшли башлавына укучыбыз Тимерхан Шәйхетдиновның өлеше зур. Ул бар көчен, акылын клубны үстерүгә юнәлтте. Бүгенге көндә ул – «Сәләт клублары» президенты. Без аның белән чын-чынлап горурланабыз. 

Сәмрухта катнашып, күпме тәҗрибә җыйдык! Күпме хис-кичерешләр алдык, яңа дуслар таптык һәм «Ел клубы» исемен бирүләре безнең өчен зур шатлык! 

Эльвира Маланьева, клуб рәисе, 16нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев