Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сливадан соус

Слива соусының үзенчәлекле тәме теләсә кайсы иткә туры килә. Соуска ачылык бирәсең килсә, аңа борыч өстәргә кирәк.

Алабыз:
1,5 кг слива;
2-3 тырнак сарымсак;
2 аш кашыгы шикәр комы;
тоз тәме буенча (гадәттә 1 чәй кашыгы);
1әр чәй кашыгы «хмели-сунели» һәм кориандр орлыклары;
1 данә чили борычы;
70 мл. су.
Сливаларны юып, араларындагы черекләрен җыеп алырга. Кечкенә генә черек бөтен соус тәмен бозарга сәләтле. Аннары аларның эчендәге төшләрен алып ыргытырга кирәк. Җимешне яртыга кисү мөһим.
Шул рәвешле, әзер җимешләр калын кәстрүлгә урнаштырыла, өстенә су салынып, уртача утка куябыз һәм кайнатып чыгарабыз. Өстендә куыклар пәйда булгач, утны сүрәнәйтәбез, капкач белән каплап тагын ярты сәгать кайнатабыз. Вакыт -вакыт бутап торырга онытмагыз.
Слива кайнаган арада, борычны юып, чистартып, вак кисәкләргә бүлеп куегыз. Сарымсакны пресс аша чыгарырга кирәк. Әзер сливаны дуршлаг аша үткәрергә яки блендер ярдәмендә ваклап, пюре хәленә китерәбез.
Барлыкка килгән пюрены тагын бер тапкыр ярты сәгать дәвамында даими рәвештә бутый-бутый кайнатып чыгарырга. Күрсәтелгән вакыт үткәннән соң катнашмага башка ингредиентлар кушыла. Алар барысы да акрын утта капкачсыз гына тагын 20 минут пешерелә, кабат пюре халәтенә китерелә һәм тагын 10 минут кайнаткач сүндерегез.
Бу соусны кышка саклауга куярга була. Ул майлы дуңгыз, диетик тавык, күркә ите янына бирелә. Аңа яшел тәмләткечләр (петрушка, кинза бәйләмнәре) яки әстерхан чикләвеге өстәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X