Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча онкология хезмәтен җиһазлауга 490 млн.сум бирелгән

2024 елга кадәр онкология хезмәтен җиһазландыруга һәм ныгытуга Татарстан барлыгы 2 млрд сумга якын акча алачак.

ТР Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Хидиятов, узган ел “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында 491 млн сумлык авыр техника сатып алынган, бу яңа МРТ, рентген-диагностика җиһазлары, маммографлар һәм башка җайланмалар, дип билгеләп үтте. 

Безнең илдә онкоавырулар артуына бик борчылалар. Аңа каршы көрәшкә бик зур акчалар бүленә. 2019 елдан 2024 елга кадәр "Онкология авырулары белән көрәш" программасы уза. Бу программа ахырына кадәр Татарстан онкология хезмәтенең матди-техник базасын яхшыртуга 2 млрд сум алачак. 

Онкодиспансер филиаллар белән бүген, ел саен 350 мең авыру кабул итә торган бик зур учреждениеләр челтәренә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев