Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлек сагына багышланган гомер

Кешелек тарихында иң борынгы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе – гыйлем, тормыш тәҗрибәсе бирү булса, икенчесе – кеше гомерен саклау, кайгырту.

Сәламәт бала тудыру, төрле авыруларга каршы торырлык дәва белемнәрен буыннан-буынга тапшыру булган. Бу өлкәдә һәр чорның үз белгечләре. Алар кеше сәламәтлеге өчен намус белән хезмәт иткәннәр.

Патша хөкүмәте вакытында хастаханәләр бик аз булган, шуңа да ул чорда йогышлы чәчәк, тиф, кызамык, күз авырулары киң таралган. Яшь балалар күпләп үлгәннәр. Совет власте елларында дәүләт алдында Халык сәламәтлеген саклау –беренче урынга куела. Безнең якта, Норлатта беренче больница ачыла. Ул чорда балалар туу да күп.
Бакырчыда беренчеләрдән булып медицина хезмәтен Сәгыева Рәвилә (Акъегеттән) күрсәтә. 1947 елларда медик-фельдшер-акушерлык хезмәтенә Сираева Зәкия апа килә һәм лаеклы ялга чык­канчы намус белән хезмәт итә. Зәкия апа кулында никадәр кеше дөньяга килгән икән?! Авылдашлар Зәкия апаны зур хөрмәт белән искә ала.
1959 елда авылыбызга Мулла Иленнән Миләүшә апа Җиһаншина медицина хезмәте күрсәтергә алынды. Алар Зәкия апа белән бергә озак, тату эшләп, авыруларга ярдәм иттеләр. Никадәр хезмәт, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыру янына ашыгалар иде алар.
Менә инде Бакырчыбызда 30 еллап халыкны Рамилә Яруллина дәвалый. Авыл халкы аларны медицина хезмәткәре дими, «врач» дип атый. Чөнки алар чын мәгънәсендә киң профильле, нык белемле, бөтен яклап авыруга ярдәм итүчеләр.
Рамилә безгә Актаныш ягыннан килен булып төште. Япь-яшь кыз, авылыбызның хөрмәтле кешесе Яруллин Гарәфетдин белән гаилә корып, 2 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстерделәр, югары белем бирделәр. Балалары да үзләре кебек тәрбияле. Төп нигезне нык саклаучы, туганнарны ачык йөз белән каршы алучы, хөрмәт итүче гаилә алар. Рамилә үз эшенең остасы, аны авыл халкы бик тиз үз итте, яратты (гадәттә читтән килүчеләрне бик өнәмиләр бит). Ягымлылыгы, акыллылыгы, тыйнаклыгы, сабырлыгы белән үзенә тартып тора. Авылның һәр кешесенә, һәр авыруга игътибарлы. Иртәме, кичме, төн уртасымы – берсүзсез сырхау янына ашыга, беренче ярдәмен күрсәтә, киңәшләрен бирә. Хәзер авылда карт-карчыклар, өлкән буын кешеләре – сугыш чоры, аннан соң туганнар күп. Аларга дару-дәрман гына түгел, тәмле, юатучы сүз дә табарга кирәк. Тәмле, юатучы, өмет уятучы теле-сүзе белән дә дәвалый ул. Озак вакыт урында ятып авыручы авылдашларга – авылның бер башыннан икенче ягына һәр көн ашыга, дәвалый, өлгерә. Мәктәп, бакча балаларын, яңа туган яшь буынны күз уңында тота.
Шундый шәфкать туташыбыз, үз эшенә бирелгән Кешебез – Рамиләгә авыл халкы бик рәхмәтле. Яшь кенә кыз булып Бакырчыга килен булып төшкәненә 30 ел үтеп киткән, шушы көннәрдә аңа да 55 яшь тулды. Әй, гомерләр!
Авылыбызга халык сәламәтлеге сагына гомерләрен багышлаган хөрмәтле кешеләребез эшен дәвам итүче Рамиләбездән медицина хезмәткәре булырга җые­нучы яшьләргә өйрәнерлек эш тәҗрибәсе, алырлык гыйлем, туп­ларлык сабырлык, ягымлылык, тыйнаклык, кешелеклелек, үз эшенә бирелгәнлек сыйфатларын өйрәнүләрен телим.
Сәламәтлек сагына гомерен багышлау­чы Рамилә Яруллинага озак еллар сәламәт һәм бәхетле  булып яшәвен, авыл халкына армый-талмый тагын хезмәт итүен теләп, зур ихтирамымны,  рәхмәтемне җиткереп,

Рәйханә Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев