Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәт булу өчен - чап һәм велосипедта элдерт, ди табиблар

Белгечләр фикеренчә, дарулар гына проблеманы хәл итә алмый.

Югары артериаль кан басымы- иң киң таралган авыруларның берсе. Кан басымы, яки гипертония кан тамырлары һәм йөрәк торышына куркыныч тудыра, шуңа күрә аерым игътибарга лаек. 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары үлемгә китерүче сәбәпләрнең берсе. Артериаль кан басымын нормальләштерү максаты белән медиклар сидек кудыру препаратлары һәм АПФ ингибиторлары билгелиләр. 
Шуңа да карамастан, табиблар дарулар белән дәвалау гына җитми, дип кисәтә. «Известия» хәбәр иткәнчә, проблеманы комплекслы хәл итәргә кирәк. 
Әйтик, белгечләр сүзләренә караганда, туклануны күзәтеп тору мөһим, тоздан баш тарту, яшелчә һәм җиләк-җимеш, майсыз сөт продуктлары күбрәк куллану мөһим. Моннан тыш, һәрчак хәрәкәттә булырга, йөгерергә, велосипедта йөрергә кирәк. 
Бу чараларның барысы да югары авырлыкны киметергә сәләтле, бу гипертония вакытында бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев