Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сирәк күкрәк аномалиясе булган кызга Казанда операция ясаганнар

Үскәч, кыз бала имезә алмаячак, әмма калган яктан аның тормышы нормаль булачак.


Казанда ДРКБ һәм шәхси маммология үзәге табиблары сирәк, сөт бизләре үсү аномалияле кызга операция ясаганнар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Instagram социаль челтәрендәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проблемага поликлиникада игътибар иткәннәр, участок табибы баланы ДРКБда гинекологка кабул итүгә юллаган.

"Әнисенең сүзләренчә, узган елның язында гына кызның сөт бизләре үсә башлаган, ә инде июньдә аларның көчле үсеше киткән. Аларның тышкы кыяфәте сагайта, күкрәкләре кендегенә кадәр җиткән, - дип билгели табиб-гинеколог Лилия Хәйруллина.

Биопсия барышында белгечләр онкологик авыруның бернинди билгеләрен дә тапмаган. Аннары күпсанлы тикшерүләр узганнан соң операция үткәрелергә тиеш булган. Әмма аны Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында кичектерергә туры килгән.

Татар-информ материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев