Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар 1 августта Татарстанда көчле яңгыр турында кисәтә

Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

Бүген, 1 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә (Казанда төнлә һәм иртән) көчле яңгыр явуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, 1 августта иртән һәм көндез республика буенча һәм башкалада төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча көннәр салкынайту һәм атмосфера фронтлары узу сәбәпле, августта Казанда көчле җил булырга һәм яңгыр яварга мөмкин.

Шулай ук ул якындагы декадада башкалада җылы булмаячагын да әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/31/190751/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев