Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сине болай иртә югалтырмын дип уйламаган идем» Дустының туган көненә барган кыз янып үлгән

Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» Җинаять кодексының 109 маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Свердловск өлкәсенең Артемовск шәһәрендә коточкыч янгын чыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Свердловск идарәсе мәгълүматлары буенча, шәхси йорт 7 октябрьдә төнге сәгать дүртенчедә яна башлый. Янгынның гомуми мәйданы 173 квадрат метр тәшкил итә. Янгын мунча миче төтененнән башланган һәм торак йортларга таралган, дип фаразлана.

Фажига нәтиҗәсендә, 22 яшьлек Даниил Иванов һәм аның 16 яшьлек энекәше һәлак була. Биредә шулай ук 18 яшьлек Анна Запрудинаның һәм тагын бер кызның гәүдәләре табыла. Дүртенче һәлак булучының 20 яшьлек Любовь С. булуы ачыклана.

- Синең безнең янда булмавыңа һаман ышанмый. Минем Любаша, йолдызым. Сине иртә югалтырмын дип уйламаган идем. Мин сине беркайчан да онытмам, – дип язалар социаль челтәрләрдә яшь кызның якыннары.

 

Фото: МЧС России

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев