Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Син соң әллә изге фәрештәме, ӘНИ?!

Безнең тормышыбыз да булган иң изге зат – ул ӘНИ.

 Аның мәхәббәте бернәрсәгә дә буйсынмый. Ул фәрештә кебек безне саклый һәм язмыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Аның мәхәббәтен без туганчы ук сизәбез – ул эчкерсез һәм көчле. Кая гына китсәк тә, ничек кенә авыр булса да, аның кайгыртуын һәм йөрәк җылысын тоябыз һәм көч алабыз.

Әниләр! Сезгә шушы бөек исемне бүләк иткән балаларыгыз яшәү мәгънәсе биреп, шатландырып торсыннар. Кайгы-хәс рәтләрне кичерергә язмасын, сәламәтлектә, дөньяда кадерледән-кадерле, иң бәхетле һәм сөекле кеше булып яшәгез!

Шушы матур бәйрәм уңаеннан «Яшел Үзән» газетасы сайтында #әниеңәшалтыратыргаонытма#29ноябрьәниләркөне флешмобын оештырган идек. Яраткан әниләр белән төшкән бик күп фотолар килде. Роза ханым Ягудинага аерым рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Аның активлыгы белән бик күп Норлат әниләре флешмобыбызда катнаш ты. Ул безгә авылдашларының фотоларын күпләп юллады.
Флешмоб шарты буенча, сайтыбызда тавыш бирү юлы белән беренче өч урынны яулаган гаиләне газетабызда бастырыр га тиеш идек. Менә алар, таныш булыгыз!

3588 тавыш җыеп I урынга чыккан Рәмзия Әдиятуллиналар турында, хәтерләсәгез, әле быел җәй көне генә язган идек (17 июль, газетабызның 52нче саны). Инде оныткансыз икән, исегезгә төшерәбез.

Айдар авылында гомер итүче бу матур һәм уңган гаилә - күп балалы. Рәмзия 4 бала тапкан ана, шуңа күрә ул бу бөек исемне зур хәрефләр белән горур йөртерлек. Әле алай гына да түгел, ул дәү әни дә! Олы кызы аны бу статуска күтәреп, тагын да бәхетле иткән.

Пар канаты Рамил белән, төп нигезгә күп санлы туганнарын җыйнап, дус яшиләр. Язганыбызча, «Красный восток»тагы хезмәттән тыш, үз хуҗалыкларында да тик тормыйлар, сезон буена берничә партия, бер тәүлеклек чебиләрне бер айлык итеп үстереп саталар.
Әдиятуллиннарның зур га иләләрен берләштереп, төп нигезгә тартып торучы тагын бер кеше – Рамилнең әнисе Сания апа бар. Шулай итеп, Әдиятуллиннарның гаиләсендә килешеп, киңәшләшеп һәм бер-берсенә терәк булып өч буын әни яши.

Ә икенче урынны 3331 тавыш белән Люция Михайлова яулады. Норлатта Гыйсмәтуллиннар гаиләсендә бишенче бала булып туа ул. Медицина училищесын тәмамлаган кыз кияүгә чыгып, Алабуга, Мамадыш, Казан шәһәрләрендә яши, һөнәре буенча эшли. Лаеклы ялга чыккач, гаиләсе белән туган авылы Норлатка кайтып төп ләнәләр. «Авылны яратам, монда җаныма тынычлык табам. Минем өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәтлемен. Бәйрәм белән!» – ди Люция ханым.
Рәсемдә Люция ханымның әнисе Хаҗәр, авыр туфрагы җиңел булсын, апасы Гөлсинә, бердәнбер кызы Альбина.

Һәм 1600 тавыш белән III урынны, әнисе Фәния һәм дәү әнисе Флюра белән төшкән фото юллаучы, Лилия Әсәдуллина яулады.
20 елдан артык шәһәребезнең 10нчы гимназиясендә татар теле укыткан Фәния ханым тормыш иптәше Фиргать белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Лилия үзе дә шул мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта.

Ә 82 яшен тутыручы Флюра апа Сабирова 5 бала анасы, 9 онык һәм 2 оныкчыгының яраткан дәү әнисе. Гомер иткән Әрә авылында яши, атна саен янына кайтып йөргән балаларын тәмле ашларын пешереп көтеп тора. «Аллаһка шөкер, әле дә җитез, хәрәкәтчән, бакчалары да гөрләп тора, бер чүп үстерми безнең әни. Ходай озын гомерен, сәламәтлеген бирсен иде,» – ди Фәния ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев