Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Син кибет кортымы? Психик авыру бу, димәсеннәр тагын

Көн дә кибет бусагасын таптап, кирәксә дә, кирәкмәсә дә төрле-төрле әйбер, яисә кием-салым алуга хәвәс булган кешене, гадәттә, русча шопоголик дип атыйлар, гади итеп әйтсәк, кибет корты була инде ул.

Күптән түгел психологлар мондый кешеләрне психик яктан чирле дип танырга чакырды. Төгәлрәге, берничә Германия фәнни институты галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. 
Шопоголиклар кибетләр буйлап йөреп, акча янчыгы теге яки бу әйберне сатып алырга мөмкинлек бирүе яисә бирмәве хакында төптән уйламый, алар акча туздырып, шуннан ләззәт, канәгатьләнү хисе ала. 
Әлегә кадәр шопоголизмны, бары төгәл билгеләмәсе булмаган психотик чир дип атыйлар иде. Тик тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, дөньяда яшәүче халыкның 5 проценты әлеге авырудан интегә. Моның төп сәбәбе интернет аша сатып-алуларның саны артып тора. Кеше интернет аша нәрсәгә күзе төшә, шуны ала, һәм шуңа бәйле рәвештә психик яктан тотрыксызга әверелә. 
Әйтик, мисал өчен, тикшерүдә шопоголизмнан интегүче 122 пациент катнашкан. Һәм нәтиҗәдә, 33,6 процент кешедә интернет аша сатып алуга бәйлелек билгеләре һәм ул кешеләрдә хәвефлелек, куркуның югары булуы ачыклана. 
Галимнәр китергән әлеге нәтиҗәләр бу өлкәдә алга таба тикшеренүләрнең кирәклеген һәм һәрчак сатып алу хирыслылыгын психик яктан таркаулык дип тануның кирәклеген белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев