Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Син бу хатны пуля мине сайлап алган очракта гына укыячаксың…»

«Әниеңнән әлеге хатны саклавын һәм сиңа егерме яшь тулган көнне генә тапшыруын үтенәчәкмен... Син бу хатны пуля мине сайлап алган очракта гына укыячаксың. Менә сиңа егерме яшь тулды. Котлыйм үзеңне. Әйдә ирләрчә бер кочаклашыйк… Син үсеп җиттең, улым минем! ...Мин сиңа кешеләрне яратырга васыять итәм».

Җиңү китерәчәк кырык бишнең апрелендә госпитальдә яткан Кызыл Армиянең кече лейтенанты Гадел Кутуй, мөгаен, сугыш азга гына тынып торган арада язылган әлеге хатны исенә төшергәндер.Һәм, әлбәттә, улы Рөстәмгә бу хатны укып торырга туры килмәячәге һәм аның белән бик тиздән кочаклашып күрешәчәгенә ышангандыр, өметләнгәндер. Госпиталь урнашкан кечкенә генә поляк шәһәре Згежда атышлар юк. Кутуй да монда чүп-чар аркасында гына эләкте. Польшаны азат итү буенча озакка сузылган сугышларның берсендә ул каты салкын тидерә, ләкин һөҗүм барганда вакытларда сафта кала... 

Ул Җиңүне күрә, әмма гаиләсе белән курешергә язмыш язмаган булып чыга.  Әтисенең әлеге хатын Рөстәм Кутуй егерме яшь тулган көнендә укый. Хәрби корреспондент Гадел Кутуй госпитальдә 1945 елның 16 июнендә үлә  – туберкулезның кискен формасы.

Аңа баһадирлар сәламәтлеге бирелмәгән була шул. Сугыш башланганда инде танылган язучы («Тапшырылмаган хатлар» повесте бөтен илгә билгеле) Гадел Кутуй, күп кенә совет коллегаларыннан аермалы буларак, яу кырларыннан ераккарак, эвакуациягә түгел, фронтка китә, үзе теләп. Сталинград өчен барган аяусыз бәрелешләрдә исән-имин кала – алгы сафта, артиллериядә рядовой булып хезмәт итә, «Батырлык өчен» медаленә лаек була. 

1944 елның көзендә ул инде  офицер званиесендә һәм Кызыл Йолдыз орденлы. Хәзер инде Кутуй – «Кызыл Армия» фронт газетасы хәбәрчесе. Очерклары һәм репортажлары өчен материалларны сугыш барышында туплый. Сугыш тынып торган кыска гына вакыт араларында шигырьләр иҗат итә, улы өчен «Рөстәм маҗаралары» дип аталган фантастик повесть яза.  «Мин руслар башкаласын татарларның башкаласы яшәсен өчен саклыйм…» - дип яза ул фронттан.
Беренче тапкыр  утызынчы елларда дөнья күргән «Тапшырылмаган хатлар» повесте әле тагын бик күп мәртәбәләр бастырылачак, язучы вафатыннан соң. Әсәр 16 тапкыр рус телендә, алты мәртәбә  татар телендә яңадан бастырыла, АКШта, Мисырда һәм башка илләрдә дөнья күрә. Әсәрнең популярлыгының сере нидә соң? Мөгаен, Гадел Кутуйның җитештерүгә багышланган романнар чорында кешегә хас чын, самими хисләр турында язарга тәвәккәлләвендәдер. Чөнки әлеге хисләр вакыт һәм тормыш шартларыннан өстенрәк бит.

Сүз уңаеннан:
2017 елда ТНВ  каналында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»  повесте буенча шул ук исемдә сериал төшерелде.

Письмо Аделя Кутуя сыну (полный текст):        

«Я попрошу мать сохранить это письмо и передать тебе его в тот день, когда исполнится двадцать лет. И тогда мы поговорим с тобой. Будет обычный день. Для тебя. Война останется в воспоминаниях. Мы победим, мы не можем не победить. Ты слышишь, сын? Мать скажет тебе: «А тебе письмо, оно долго шло, иди в другую комнату и почитай…» Я не думаю о смерти, потому что она всегда присутствует рядом, и к ней привыкаешь. Нет, я не бесстрашный, но слишком велика страна за спиной, чтобы ежедневно скорбеть о себе. Если пуля выберет меня, ты получишь это письмо. Вот и исполнилось тебе двадцать лет. Я поздравляю тебя. Давай обнимемся по-мужски… Ты вырос, мой сын! Я желаю тебе, завещаю любить людей.
Отец» 

Фотолар «Тапшырылмаган хатлар» сериалыннан. Чыганак: https://www.instagram.com/unsent_letters_film/

Тышлыктагы фото чыганагы: belem.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев