Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Син - ана түгел! Син – изверг!

Ир бала рәхмәте

...Әйтмим, кызлар үстерү дә җиңел түгел, әмма малайлар буйга җитә башласа, илебез алдында үтисе бурычлары барлыгы йөрәкне сызлата инде. Ике улым да хезмәт итте, Аллаһка шөкер, берсен дә алып калырга тырышмадык.

«Ну, әни, син патриотка!» – диде олы улым, армиядән исән-имин өйгә кайт­кач.

Ирем белән ике ул үстердек һәм аларның яше арткан саен хәрби хезмәткә барасылары күңелгә шом салып, уйландыра иде. Ирем гел, ике улым да Ватан алдында бурычын үтиячәк, дигән фикерен белгертеп торды. Мин дә аның яклы булдым. Беренче улыбызның хезмәткә барыр вакыты җитте. Һәм башландыыы!

Яшьтәшләренең хезмәттән ничек «качулары», әти-әниләренең улларының хезмәтләрен кичектерү өчен әллә ниләргә барулары, хәтта «ак билет» алып бирүләре турында ишеткән дә, киресе катты: «Барасым килми армиягә, ул вакыт уздыру гына. Ел ярымда көллияттә укыганнарымны онытып бетерәм, аннары институтны үз колак­ларымны кебек күрмәячәкмен!» – ди.

 Мондый бәхәсләр, гадәттә, нәтиҗәсез тәмамлана. Һәркем үз сүзендә тора. ә ирем белән без, улыбызны армиядән алып калу өчен бернәрсә дә эшләмәячәкбез, дип, сөйләшеп куйдык.

Һәм менә – повестка кулында, чакырылырга санаулы атналар калып бара. Улыбызның йөри торган кызы да сөйгәненең бераз «возмужать» итеп кайтуына каршы түгел, әмма үзенә бу турыда әйтми иде.

Безнең әлеге армия алды тарихының кульминациясе улымның чарасызлыктан ясаган соңгы алымы булды:
– Әни, ә син «дедовщина» турында оныттыңмы? Әгәр дә мине имгәтсәләр яки бөтенләй үтерсәләр?

 – Димәк, минем ана булу язмышым шундый – улымны Ватан сакчысы итеп үстерү һәм аңа бирү, – дидем моңсу итеп, савыт-саба юуымнан бүленми генә.

 Минем шундый сүзләремә шаккаткан улымның рәнҗүле үпкә белән җавап бирүе мине генә түгел, йөргән кызының да башына суккандай булды:

– Син, – диде ул башын як-якка чайкап, – ана түгел! Син – изверг!

Миңа шунда ике ул үстергән вакытта ихлас ышанган фикеремә таянырга туры килде:

– Юк, улым, син хак­лы түгел! Малайлар тудырып, чын ир-егет үстерүче хатын-кыз улларына якыннарын гына түгел, илен, Ватанын да якларга туры килерлек вакыт җитәргә мөмкинлеген беркайчан да онытмас­ка тиеш.


 Присяга кабул иткән мизгелгә хәрби частьләренә гаиләбез белән бардык. Улымның – лачынымның башын горур чөеп, тантаналы рәвештә хәрби документтан «...Илем хакына, Ватаным хакына!..» дигән тәннәрне чымыр­датырлык сүзләрне укыганда минем ничек горурланганымны белсәгез иде!


Хәрби хезмәттән күп тапкырга күбрәк акыл, зирәклек туп­лап, чын ир-егет булып, олыгаеп кайткан улым миннән теге әйткән усал сүзләре өчен ничә тапкыр гафу үтенгәндер?!

 – Әгәр дә барлык әниләр дә синең кебек булса, әни, безнең армия, хәрби көчләр нинди көчле булыр иде! – диде.

 Миңа улымнан башка бернәрсә ки­рәкми дә иде. Аллаһ язганнан узып булмый. Гомер биргән икән – кеше бернигә дә карамый исән кала, яши. Ә инде кыс­ка язмышлылар – армия­дән кайтып, тыныч тормышта юк кына сәбәп аркасында китеп бара...

Бер ананың да бала хәсрәте кичермәвен теләп, райондашыгыз Зәйтүнә И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев