Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сигнализацияле йортка караклар керми

Яшел Үзәннең җинаятьчелек торышына фатир басулар кире йогынты ясый. 2019 елда Яшел Үзән районы территориясендә фатирларны басып чыгу артып, барлыгы 63 факт (2018 елда - 47) теркәлгән.

Әлеге җинаятьләр  торышы буенча Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Илшат Хәялиев белән сөйләштек.  
– Чынлап та, районда  чит кеше милкен урлаулар өстенлекле булып калуын дәвам итә. Былтыр аларның күбесе, ягъни 38е - шәһәрдә, калганнары Васильево, Осиново һәм Норлат полиция бүлекләрендә теркәлде, – дип аңлата бүлек җитәкчесе. –  Урлаулар, нигездә, җәйге вакытта, кылына. Бу,  әлбәттә инде,  дача сезоны ачылуга бәйле.   
– Илшат Гомәрович, җинаятьчеләр торакларга, дача йортларына ничек үтеп керә, нинди гамәлләргә өстенлек бирә?
– Караклар арасында тәрәзә аша керү иң таралган ысул.  43 проценты шундый юл белән кылына. Ишек ватып, ачкыч яратып керүләрне дә сайлыйлар. Урлауларның  биштән бер өлеше милек хуҗаларының игътибарсызлыгы аркасында  кылына.  Торак йортларны озак вакытка караучысыз калдырып китү дә җинаятьчеләрне җәлеп итә. Безнең хезмәткәрләр бу җинаятьләрне ачуга бөтен көчен куя. Мәсәлән, 2019 елда фатирларны, дачаларны басып йөргән 2 җинаятьчел төркемнең эзенә төштек. Үткәрелгән тикшерү-оператив чаралар нәтиҗәсендә,  җинаятьчеләр тоткарланды.  
Шундый бер оста «сәяхәтче» берсенең шәхесен заман технологияләре ярдәмендә ачыкладык. Җинаятьләр кылынган урыннардагы камераларны өйрәнү нәтиҗәсендә,  безнең игътибарга торак йортлар подъездларында йөргән ир җәлеп итте.  Болардан соң, видеоязмалар аша, аның автомашинасы ачыкланды. Ул Яшел Үзәндә генә түгел, Чистай һәм Буа районнарында да урлаулар кылып йөрүче Казанда яшәүче булып чыкты.
– Урлауларны булдырмауда һәм кылынганнарын ачыклауда нинди ысуллар аеручы нәтиҗәле?
– Урамнарда видеокүзәтү камераларын урнаштыру  җәмәгать тәртибен саклауда һәм гражданнарның иминлеген булдыруда, кылынган җинаятьләрне ачыклау­да бик әйбәт ысул дип әйтергә кирәк. Кызганычка, безнең районда  камералар бик аз, булганнары да шәхесне ачыкларга мөмкинлек бирми торган итеп урнаштырылган. Тәҗрибә күрсәтүенчә, ведомстводан тыш сак хезмәте белән килешү төзү һәм торакны  сак сигнализациясе белән җиһазлау иң яхшысы булып тора. Анда объектларны саклау буенча үзәкләштерелгән сак пульты эшли. Хәзерге вакытта 1371 объект сак астына алынган, шуларның 862се – шәхси тораклар һәм йортлар. Гражданнар тарафыннан  сигнализация куелган торак йортлардан 2019 елда бер генә урлау да булмады.
Урлаулар булдырмас өчен подъезд ишекләрен ачык калдырмаска, домофон куярга һәм таныш булмаган  чит кешеләрне кертмәскә  кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев