Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сигез җәяүле зыян күргән

Агымдагы елның 5 аенда безнең районда җәяүлеләр катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 8 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Шул сәбәпле, 16 июньдә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Заикин һәм Гоголь урамнарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән профилактик чара үткәрде.
Тикшерүдә куркынычсызлык каешын эләктермәгән – 4, җәяүлеләргә юл бирмәгән – 3, баласын машинага креслосыз утырткан – 1, укылмый торган теркәлү номеры белән йөргән 1 машина йөртүче ачыкланды. Шул ук вакытта, кагыйдә боз ган 1 җәяүлегә административ штраф салынды.

Инспекторлар граж даннарны битараф калмаска һәм исерек хәлдә руль артына утыручылар, юлда үзләрен дөрес тотмаучылар турында кәрәзле телефоннан 112 номеры буенча яки Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлегенә 4-47-04 номерына шалтыратып хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев