Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СИҢА ДИГӘН БАРЫБЕР СИНЕКЕ БУЛА

Без Сәйдәш белән институтның соңгы курсында таныштык. Дөресен генә әйткәндә, бу минем беренче тапкыр чынлап яратуым, беренче чын хисләрем иде. Шуңа күрә ул миңа 26 яшемдә тәкъдим ясагач шатлыгымнан түшәмгә сикерердәй булдым.

Ул вакытта инде без аякка баскан, кешенеке булса да торыр урыныбыз бар һәм якты киләчәктә үзебезнеке дә булырлык ышанычлы өмет белән яши идек. Эшебез дә уңышлы гына алга бара, чөнки икебез дә җаваплы һәм төгәл хезмәткәрләр. Мин шәһәребезнең зур гына оешмасында кадрлар бүлеге менеджеры һәм шул бүлекнең җитәкчесе булырга торам. Сәйдәш тә карьера буенча миннән калышмый, каравылчыдан (охранник) куркынычсызлык хезмәте җитәкчксенә кадәр үсте.

Туйны тыйнак кына ясасак та, бик күңелле булды. Безгә ниндидер ял йортлары һәм романтик сәяхәтләр кирәкми дә иде. Ширбәт туен да бер-беребездән ләззәт алып уздырдык. Туй тантанасы вакытында дус кызым Динә миңа килеп:

-Сиринә, синең чынлап та Сәйдәшкә кияүгә чыгасың киләме? – дип сорады.

-Әлбәттә! – дидем мин, сәер сорауны аңламыйча, бәхетле елмаеп. – Ник алай сорыйсың?

-Беләсеңме... синең өчен борчылам... – дип сузды Динә. – Сәйдәш әнә нинди чибәр! Урлап китмәсеннәр үзен! Күпме көч куеп булдырган бәхетеңнән, малыңнан коры калма дим. Мин синең урыныңда булсам никах килешүе төзер идем. Белмәссең дөнья хәлен!

Ул вакытта мин көлеп кенә куйдым. Нинди килешү ди, без бит бер-беребезне шашырлык дәрәҗәдә яратабыз. Әйе, минем Сәйдәшем бик чибәр: төпсез диңгез кебек зәңгәр күзләр, кыска итеп киселгән саргылт чәч, гәүдәсе атлетларныкыннан бер дә ким түгел. Әлбәттә аңа бик күп кызлар күз ташлый, шулай да мин аның тугрылыгына чиксез ышанам. Бәлки шуңа, аның беркайчан да миңа хыянәт итмәячәгенә, тормышта нинди генә хәлләр килеп чыкса да мине ташламаячагына ышанганга кияүгә дә чыкканмындыр. Кайвакытта кешеләрдә без ничек ялгышабыз...

Өйләнешеп бер ел яшәгәннән соң без балалар турында уйлана башладык. Сәйдәш бик теләде, балалар булса, улы белән футболны һөнәри өйрәтәчәге, кызыбызны төрле түгәрәкләргә йөртүе турында хыялланды. Тагын бер ел үтте. Ә хыял хыял булып кала бирде... Югары квалификацияле табибларга күренүдән башка чара калмады. Һәм алар минем дөньямны чәлпәрәмә китереп “сезнең балагыз булмаячак” диделәр. Мин моңа ышана алмыйча, өч көн буе диваннан тормадым. Сәйдәшнең тормышын бозасым килмәсә дә, күңелем белән аның мине юатачагына, баланы асрамага да алып, актык чиге суррогат әни яллап була, борчылма, диячәгенә ихлас ышанган идем. Ә ул әйберләрен җыйды да, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.

Ул моментта минем ниләр кичергәнемне аңлатып бирердәй сүзләр табып та, аңлатып та булмый. Чөнки аларның берсе дә чын халәтемне ачыклап бирә алмаячак. Беренчедән, картлыгыма кадәр иңне иңгә куеп яшәргә планлпштырган яраткан ирем китте. Икенчедән, шуның өстенә, минем авыруым калды. Ә андый диагноз белән минем, сау-сәламәт кызлар булганда, беркемгә дә кирәгем юк.

Бер атнадан соң Сәйдәш мине фатирдан чыгып китүемне сорады, башка хатын алып кайтты. Бу минем өчен тагын бер кабат башыма күсәк белән суккан кебек булды. Мин тиз генә бер әбидә ремонтсыз, җиһазссыз бүлмә табып, күчендем. Ә яхшыракка минем инде хәлем җитмәячәк, чөнки үземне дә тулысынча тәэмин итәргә, әниләргә дә булышырга кирәк.

Ярты ел шулай үтеп китте. Минем хәлләр яхшы якка үзгәрмәсә дә, бер төрле эзгә салынды. Башка мөнәсәбәтләр эзләмәдем дә, кирәге дә юк. Әле, гомер буе синең белән генә яшисем килә, дип вәгъдә биргән кешенең бик тиз миңа алмаш табуы салган яра һаман кан саркып тора. Һәм башка бер ирнең дә тормышын бозасым килми. Хәзерге заманда кемнең баласыз хатын белән танышасы килсен? Мин бик күп табибларның бусагасын таптасам да, файдасы булмаячак, диделәр. Бу хәсрәтем белән килешеп алга таба яшәргә генә кала.

Сигез айдан безгә яңа хезмәткәр Айнур килде. Аның белән бик тиз дуслаштык, сөйләшү өчен уртак темалар күп иде күрәсең. Аны баласы белән хатыны ташлап киткән, мине ирем. Шулай аралашу вакытында, аның мине ошатуын сизә башладым. Аннары чәчәкләр бирә һәм кинога чакыра башлады. Коллегаларым да бу хакта җиткерде. Ә аннары Айнур мине очрашуга чакырды. Аның белән үземне шундый җиңел, күңелле һәм ирекле тоттым. Соңгы вакыт арасында мин беренче тапкыр бәхетле икәнемне аңладым. Кабат “пешмәс” өчен, үземнең диагнозым турында әйттем. Минем сүзләрдән соң табаны гына ялтырап калачак инде моның да, дип уйлаган идем. Шулай булса җиңелерәк тә булыр иде. Пушкин әкиятендәге әби кебек ярык тагарак янында утырып калудан куркасы юк. Ә Айнур киресенчә, бернигә дә карамастан мине яратуы турында әйтте. Уртак балаларыбыз булуын теләсәк, аларны балалар йортыннан алып, горур рәвештә үзебезнеке итәргә мөмкин, диде.

Ә хәзер, сүзне озакка сузмыйча, безнең тарихның ни белән тәмамлануын сөйләргә кирәктер. Айнур белән инде озак еллар бергә яшибез һәм безнең өч балабыз бар. Берсе – аның беренче хатыны калдырып киткән кызы, икәү – мин үзем тудырган уртак балаларыбыз. Әйе, минем белән шундый могҗиза булды. Ходай миңа ана булу бәхетен бирде. Белмим, бу ничек килеп чыккандыр, тик бер дә бер көнне мин үземнең йөкле булуымны аңладым. Ә аннары тагын берне таптым.

Беренче иремнең тормышы турында да ишеттерделәр. Күп вакытлар узуына карамастан, зарыгып көткән балалары тумаган. Күрәсең, мине шулай оятсызларча бусаганың теге ягына куып чыгарганга җәзасын алган. Ә мин тормышымның шундый борылыш алуына язмышыма рәхмәтле. Ул мине Айнур белән очраштырды. Менә ул, нинди генә хәлдә дә, һичшиксез  минем белән булачак.

Хатымның ахырында хатын-кызларга шуны әйтәсем килә: ИР-ЕГЕТНЕҢ ТАШЛАП КИТҮЕ БӘЛА ТҮГЕЛ, АНЫҢ ӨЧЕН ҮЗЕҢНЕ ЮГАЛТУ – КУРКЫНЫЧ! Язмыш бездән акыллырак, үз вкыты белән барысын да үз урынына урнаштыра.

Һәммәгезгә бәхет теләп, Сиринә.

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев