Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шундый якташларың булсын ул!

Районыбызда туып үскән һәм үз тырышлыгы, булганлыгы, җегетлеге нәтиҗәсендә аягында нык басып торырлык дәрәҗәгә ирешеп, якташларына ничек тә булса һәрдаим ярдәм итәргә әзер торган асыл егетләребез бар, иншаАллаһ!

Бүген газетабыз аша аларның икесенә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын!

Әнвәр Миңнуллин. Олы Ачасырның ышанычлы терәге. Авылда нинди генә эш планлаштырылса да, матди яктан ярдәм итүчеләр исемлеге башында ул булыр. Дини бәйрәмнәрдә олы яшьтәгеләр, авыррак көн күрүче гаиләләр Әнвәр Габбаз улыннан бүләк-күчтәнәчсез калганнары юк. Гомумән, аның изге, риясыз гамәлләренең барысын да санап тору кирәк түгел, чөнки алар исәпсез. Шулар арасында «Яшел Үзән»ебезгә күрсәткән ярдәме, безнең өчен аерым урын алып торуын аңлыйсыздыр. Әнвәр Миңнуллин һәр ярты ел саен мохтаҗрак авылдашларына һәм шәһәр мәчетенә безнең газетабызга подписка бүләк итә. Редакциябез дә, аның аркасында кулына «Яшел Үзән»не алып уку бәхетенә ия булганнар да, аңа чиксез рәхмәтле!

 

Рафикъ Бәхтияров. Бакырчылыларның горурлыгы. Якын-тирә авылларда тиңе булмаган мәчет салдыруы гына да аны югары дәрәҗәгә күтәрә. Ул, шулай ук, авылдашларына, авылга даими матди ярдәм күрсәтеп тора. Төрле чаралар, эшләр Рафикъ Рухулла улы булышлыгы белән уза Бакырчыда. Районыбызда бердәнбер татар басмасын – безнең «Яшел Үзән»ебезне дә үз итеп, даими рәвештә авыр хәлдә яшәүчеләргә һәм мәдрәсәгә подписка бүләк итә. Аның: «Кызлар, нинди ярдәм кирәк, әйтегез, хәлдән килгәнне, һичшиксез, башкарырбыз», – дип ышандыруы безнең өчен бик кыйммәт сүзләр. Бер генә гозеребезне дә кире какканы юк. Газетабызны укучылар һәм редакциябез исеменнән
Рафикъ Бәхтияровка чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев