Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шулай тиешме?

– Мәктәптә укучыларны дәрестән кар көрәргә чыгарып җибәрергә директорның хокукы бармы һәм бу гамәл баланың хокукын кысырыкламыймы? Газета аша җавап бирсәгез иде. «Яшел Үзән» укучыгыз.

Әлеге сорауга җавап табу өчен без район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Җитәкче урынбасары түбәндәгеләрне аңлатты:
– Әгәр дә ул технология, ягъни хезмәт дәресе икән, монда бернинди куркыныч әйбер дә юк. Нәкъ менә шушы дәрестә физик хезмәт белән шөгыльләнү каралган. Бездә бит әле чәршәмбе, шимбә өмәләрен берәү дә бетермәде. Язын, көзен мәктәп территориясен ничек чистарткан булсак, әле дә шулай дәвам итә. Хәзер кыш, кар күп ява торган чак. Ә мәктәптә эшләүче хезмәткәрләр мондый күләмле эшне үзләре генә башкарып өлгерми. Математика, рус теле һәм башка дәресләрдән аерып, укучыны кар чистартырга чыгару дөрес түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укасы коелмасын балаларыгызның, ялкаулар үрчетеп ятыгыз алайса, болай да эшкә ярамыйлар!