Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Штрафы бар, машинасы юк

Салмыш хәлдә машинасы руле артына утырып юлга чыгучыларны җинаятьчеләр рәтенә кертү, мөгаен, комачауламас иде.

Чөнки ул акрын шартлый торган бомбага тиң. Бер гаепсез автомобильчеләрне куркыныч хәлгә куюы бар. Спиртлы эчемлек әллә нинди аек акылларны юләрләндерә ала бит.
40 яшьлек автомобильче Александр Спиринны автоинспекторлар махсус рейд барышында тоткарлый. Шикле күренгән иргә тикшерү ясарга тәкъдим ителә. Гаебе күз алдында булган машина йөртүче аңардан баш тартып котылмакчы була. Әмма закон гына андыйларны «кызганмый». Аңа карата беркетмә төзелә һәм эше җәмәгать судына җибәрелә.
Судья Спиринның эшен караганда, аның элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җавапка тартылмавын исәпкә алып, йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итә һәм 30 мең сум штраф сала.
Хәзер инде бу кешенең штрафы бар, машинасы юк. Мондый халәт аракыдан ераграк торырга өйрәтер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев