Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Штрафлар акчасына юллар ремонтланачак

Минтранста шундый инициатива белән чыкканнар.

2019 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен билгеләнгән штрафлар региональ юл фондларына килә башлаячак.  Бу акчаны  бары тик юлларны тоту, ремонтлау һәм төзү өчен генә тотачаклар, дип хәбәр итә үзәк матбугат.
РФ Бюджет кодексына  ярашлы үзгәрешләрне  Минтранста тәкъдим иткәннәр.  Проект хәзер  законнар чыгару эшчәнлеге  буенча хөкүмәт комиссиясе  утырышында карала.
Әлегә штрафлардан алынган акча субъектлар  бюджетына керә, ә киләчәктә регион аларны  юл фондына җибәрә һәм үзенчә бүлә алачак.
Бу законны чыгаручылар  әлеге яңалык юл хәрәкәте  иминлеген арттырырга ярдәм итәчәк дип исәпли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафы ГИБДД за ремонт дорог