Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Штрафлар: акча югалтмас өчен нәрсә белергә кирәк?

Зыян янаган фейк яңалыклары өчен: 30 000 сумнан 100 000 сумга кадәр. Нигезе: РФ КоАПның 13.15нче маддәсе.

Җәзаның бу төре тикшерелгән яңалыклар рәвешендә дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен каралган. Гаммәви мәгълүмат чараларында яки интернетта мондый язманың тормышка, сәламәтлеккә яки куркынычсызлыкка куркыныч янавы да җитә, хәтта реаль нәтиҗәләре булмаса да.
Кабат шундый хокук бозулар өчен штрафлар күләме арта, ә авыр нәти җә ләргә китергәндә җинаять җаваплылыгы каралган.

Авыр нәтиҗәләргә китергән фейк яңалыклары өчен: 700 000 сумнан 1 500 000 сумга кадәр.
Нигезе: РФ ҖКның 207.2нче маддәсе.
Дөрес хәбәрләр рәвешендә халык алдында ялган иҗтимагый әһә миятле мәгълүмат таратып, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен, 700 меңнән бер миллион биш йөз мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең унсигез айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, йә бер елга кадәр төзәтү эшләре, йә өч елга кадәр мәҗбүри эшләр, йә шул ук вакытка иректән мәхрүм итү кебек җәза каралган.
Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән шул ук гамәл яки башка авыр нәтиҗәләр өчен, бер миллион биш йөз меңнән ике миллион сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең унсигез айдан өч елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, йә ике елга кадәр төзәтү эшләре, йә биш елга кадәр мәҗбүри эшләр, йә шул ук вакытка иректән мәхрүм итү кебек җәзалар билгеләнә.
Мондый санкцияләр коронавирус аркасында кешеләр арасында паника уяткан куркыныч яңалык лар тараткан өчен кертелгән.

Иноагентлар өчен:
300 000 сумга кадәр.
Нигезе: РФ ҖКның 330.1нче маддәсе.
2021 елның 1 мартыннан реестрда теркәлүдән качып йөргән, үз мәкаләләрен маркировкалама ган һәм хисап тапшырмаган чит ил агент лары өчен җинаять җаваплы лыгы кертелгән.
Башта административ штраф салынырга мөмкин, аннан соң җи наять җаваплылыгы — биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү каралган.
Сәясәт турында яза яки митинг ларда катнаша һәм чит ил чыганакларыннан акча ала торган һәр кеше чит ил агенты була ала

Территорияләрне читләштерүгә өндәмәләр өчен: 200 000 сумнан алып 400 000 сумга кадәр
Нигезе: РФ ҖКның 280.1нче маддәсе:
Территориаль бөтенлекне боза торган гамәлләргә гавами чакырулар өчен 100 000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Штрафтан соң җинаять җавап лы лыгы каралган. Ул чакта 400 000 сумга кадәр штраф салынырга, ә Интернетта чакыруларны бастырган өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.
Шул ук вакытта аның нәти җәләренең нинди булуы мөһим түгел, өндәү дә җитә.

Интернетта яла яккан өчен:
1 000 000 сумга кадәр.
Нигезе: РФ ҖКның 128.1нче маддәсе.
Хәзер Интернетта бер төркем затларга карата яла яккан өчен зур күләмдә штраф салынырга яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.
Яла ягу – намус һәм абруй төше рүгә юнәлтелгән ялган мәгълүмат тарату ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев