Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Штрафлар: акча югалтмас өчен нәрсә белергә кирәк?

Соңгы елларда дистәләрчә һәм йөзләгән мең сумлык штраф рәвешендә административ яки җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин булган берничә яңа закон барлыкка килде. Нинди гамәлләр өчен гражданнарга штраф салынырга яки ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин?

Интернетта мыскыл иткән өчен: 5000нән 700 000 сумга кадәр.
Мыскыл итү – сүз яисә башка ысул белән кешенең намусын һәм абруен кимсетү.
Элегрәк мыскыллаган өчен штраф 3000 сумга кадәр, ә массакүләм мәгълүмат чараларында 5000 сумга кадәр тәшкил иткән булса, хәзер интернеттагы публикацияләр өчен штрафлар арткан. Гражданнарга – 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 50 меңнән алып 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән алып 700 мең сумга кадәр.
Нигезе: РФ КоАПның 5.61нче маддәсе.

Интернетта наркотикларны пропагандалаган өчен: 5000нән 30 000 сумга кадәр.
Пропаганда – тыелган матдәләрне кулланырга этәрә торган мәгълүмат тарату.
Нигезе: РФ КоАПның 6.13нче маддәсе.
Наркотик һәм психотроп матдәләрне яки аларның прекурсорларын «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрен кулланып пропагандалаган өчен гражданнарга – 5 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик яктан оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы затларга – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф, яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору, юридик затларга - бер миллион сумнан бер миллион биш йөз мең сумга кадәр штраф яисә туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору каралган.
Офлайнда пропаганда өчен – 4000нән 5000 сумга кадәр, Интернетта берничә тапкыр күбрәк штраф яный.

Хакимиятне, җәм гыять не һәм дәүләтне мыскыллаган өчен:
30 000 сумнан 100 000 сумга кадәр.
Нигезе: РФ КоАПның 20.1нче маддәсе.
Мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә, шул исәптән «Интернет» челтәрендә кеше дәрәҗәсен һәм иҗтимагый әхлагын мәсхәрәләүче, җәмгыятькә, дәүләткә, РФ Конституциясенең рәсми дәүләт символларына, РФ Конституциясенә һәм Россия Федерациясендә дәүләт хакимиятен гамәлгә ашыручы органнарга карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык белдерү, әлеге Кодексның 20.3.1нче маддәсендә каралган очраклардан тыш, болар җинаять җаваплылыгына тартылучы гамәлләр булмаса, 30 меңнән 100 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Шулай итеп, гадәти мыскыллау өчен - 1000 сумга кадәр, интернетта дәүләт органнарын мыскыл итү
100 000 сумга кадәр штраф салынуга китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев