Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Штатта тормаса да, гонорар алмаса да, ул – безнеке

Рәйханә Зәйнуллинаны «Яшел Үзән» газетасыннан берничек тә аерып куеп булмый. Редакциядә штатта тормаса да, язганнары өчен бер тиен гонорар алмаса да, ул - безнеке!

Соңгы елларда шәһәрдә узган барлык милли чараларда була, күбесендә катнаша да әле. Авылдан кадәр килеп йөри микән әллә дисәм, ул күптәннән инде шәһәр кешесе икән. Күрше йортларда гына яшибез булып чыкты. Кооператив заманнарында, зур авыр­лыклар белән булса да, эләктереп калган ул квартирны - «башлы кеше башлы инде»! Юкка гына гомер буена иң авыр, төгәл фәнне - математика укытмаган ул.
Үзем математика белән дус булмаганга, мин математик гамәлләрне чикләвек урынына яручыларга, гомер буе кызыгып карадым, ә бу фәнне укытучыларны инде әйткән дә юк. Ә инде шундый төгәл, кырыс фән укытучының үтә дә нечкә фикерләрне бәгырьдән тамган кайнар хисләргә төреп бирә алуы миндә чын горурлык уята: мин - аның замандашы. Алай гына да түгел, редакция тутырып рәхәтләнеп сөйләшә, эч-серләремне уртак­лаша ала торган сирәк кешеләремнең берсе.
Бакырчы, Акъегет мәктәбен тәмамлаган теләсә кайсы укучыдан сорый аласыз. «Математика укытучысы Рәйханә апа - иң курыккан укытучым, әмма иң хөрмәт иткән кешем», - дип әйтәчәк аның турында. Бөек Лобачевский фәнен таләпчән булмый укытырга да ярамый торгандыр ул. Укытучыларның таләпчәнлеген Бәхтияровлар хәзер дә кызык итеп сөйли: «Игезәкләр булганга, безне укытучылар аермый да иде. Хәтерләмим инде, бәлки, яхшырак укыганмындыр, туганым өчен имтиханнарны биреп чыга идем. Ә математикадан - юк, булмый! Имтихан бирәсе көнне икебезнең ике төрле күлмәк киеп килүебезне таләп итә иде! Туганыбыз бит әле!» - дип хәтергә төшерә хәзер Рашит Бәхтия­ров.
Хезмәтендә таләпчән булгангадыр бәлки, тормышында да планканы зурдан куйды. Ике улын ялгыз үстерсә үстерде, әмма, татар хатыннарының кайберләре кебек, изелеп, кеше ни әйтер дип яшәмәде - горур һәм гадел булды. Балалары, аларның гаиләләре - хәзер аның йөз аклыгы.
Рәйханә Зәйнуллина газета оешкан беренче көннән үк аның иң актив хәбәрчесе булды. Аның гадел сүзен укучыларыбыз көтеп алды, яратып укыды. Һәм бер заман ул язудан шып туктады. Без, журналистлар, аның ни өчен шулай язудан туктавын соңыннан гына аңладык. Районга килгән эре инвестор алдында артык төчеләнгәнбез шул. «Район лотереяга миллион отты» дигәнрәк сүзләр дә ычкындырдык, ә гади халык турында оныттык. Миллион сум түгел, миллион проблема булып чыкты ул.
Әмма аның бунтарь йөрәге озак түзә аламы соң? Түзде-түзде дә, шартлады берзаман! Туган авылына багышланган иң матур язмалары, авылдагы проблемаларны күтәреп, тәнкыйтьләп язган иң яхшы мәкаләләре соңгы елларда басылды. Ул гына түгел, «Мин көзләргә гашыйк» дип аталган шигырь китабын чыгарды. Туган авылы тарихына - үткәненә, киләчәгенә багышланган зур хезмәте типографиядә чират көтеп ята.
Китабы презентациясендә «Редакциягә Рәйханә ханым килсә - ярты көнгә!» дигән сүзләр ычкындырган идем; бетте, килми хәзер Рәйханәбез! Урыслар әйтмешли, сүз - чыпчык түгел, кире куып кертеп булмый! Килсә дә кабинетка башын гына тыга - тагын Бакырчысы турында язган!
Ә без аның әле озак еллар «Яшел Үзән»гә килеп йөрүен, безнең кеткелдәүләрне дә басып, редакция тутырып шаулап сөйләшүен телибез. Ә газета укучыларыбыз, әлбәттә инде, зур абыйлар сүз әйтергә куркып ятканда аның дәшми кала алмыйча язган ялкынлы язмаларын көтә.
Гүзәл Минһаҗева
Хөрмәтле Рәйханә Рәхимулловна!
Сезне ихлас күлебездән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә иң беренче чиратта җан тынычлыгы, сәламәтлек телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Ялкынлы мәкаләләрегез милләтебезгә рухи көч өстәсен, сихри шигырьләрегез арган күңелләрне ял иттерсен, сафландырсын һәм яңа үрләргә рухландырсын!
Сезнең «Яшел Үзән».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Райхана апа! КОТЛЫЙМ СЕЗНЕ ОЛЫ ЮБИЛЕЙ Б/Н! СЕЗГЭ ИСЭНЛЕК САУЛЫК, ОЗЫН ГОМЕР ТЕЛИМ! МИН АНЫН УКУЧЫСЫ ХЭМДЭ КУРШЕ КЫЗЫ РЕЗИДА.