Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәрнекеләр авыррак кичерә

Соңгы вакытта һава торышы үзгәрүеннән үзләрен начар хис итүчеләр күбәйде. Алар үзләренең сәламәтлекләре начарлануын һава торышы һәм магнит давылларының йогынтысы икәнлегенә һич икеләнми әйтәләр.

Һава торышы һәм магнит давыллары, дөрестән дә, организмга шундый начар тәэсир итәме икән? Бәлки, ул организмның ниндидер шәхси үзенчәлегедер? Мондый сорауларга һәркемнең җавап табасы килә.
Кеше яшәешендә әйләнә-тирә мохитнең тәэсирен тоя, барысы да аның үзгәреп торганын белә. Тиребез аша һаваның дымлылыгын, корылыгын, җылы яки салкынлыгын тоябыз. Һаваның чисталыгын да үпкәләребез сизә, нерв системасы да бу хәлләргә үзенчә «җавап бирә». Һава торышы үзгәрүен без генә түгел, кошлар да, хайваннар да, бөҗәкләр дә сизә.
Һава торышы үзгәрүен сизү – организмның әйләнә-тирә мохитнең үзгәрүен табигый кабул итүе. Әгәр кеше ул үзгәрешләрне авыр кичерсә, димәк, организмда ниндидер кимчелек (авыру) бар дигән сүз. Магнит давыллары, һава торышының үзгәрүе бездә булган төрле авыруларның барышын көчәйтә генә. Һәр кеше дә аны шулай кабул итми бит! Сәламәт кешеләрнең азрак кәефе генә китәргә мөмкин.
Һава торышы үзгәрүләрен сизү, авырулар көчәю, табибларга барыр­га кирәклегенә сигнал булып тора. Бу үзгәрешләр күбесенчә хисле хатын-кызларга, өлкән яшьтәгеләргә һәм яшь балаларга аеруча нык тәэсир итә. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары, югары кан басымы авырулары белән интегүчеләргә дә авыр тәэсир ясый. Иммунитетның йомшаруы, начар экологик халәт тә файда бирми. Димәк, бу үзгәрешләрне шәһәрдә яшәүчеләр авылдагыларга караганда, авыррак кичерә!
Галимнәр һава торышы үзгәрүен сизүчеләрне өч төркемгә бүлеп карыйлар: җиңел, уртача һәм авыр кичерүчеләр. Ул көннәрне алдан ук белеп, тиешле чарасын күрсәң, җиңелчә үткәреп җибәрергә мөмкин. Андый көннәр алдыннан кирәкле даруларны алдан ук хәзерләп куярга кирәк. Сәламәтлек турында даими кайгыртып тору зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода магнитные дни

2
X