Шәҗәрәне ачыклау җиңел түгел, әмма мактаулы гамәл
«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дип язган үз вакытында Шиһабетдин Мәрҗани.Чынлап та, тарих төпкеленә төшеп, шәҗәрәңне барлау ата-бабалардан калган изге әманәт ул.
«Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, — дигән борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Шәҗәрәләр белү, язып бару — матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.
Мәктәптә, китапханә белән берлектә «Минем гаиләм – минем шәҗәрәм» дигән кичә үтте. Бәйрәмдә 3 б, 4 б сыйныф укучылары катнашты.
– Шәҗәрә – бер караганда, нинди гади сүз. Тик бу гади сүзнең тирәнлеген карасаң, иге-чиге юк. Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Шәҗәрә агачын төзү бик җиңел эш түгел. Чөнки моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарыңны белергә кирәк. Җиде буынын да белүче элек-электән үк чын кеше дип саналган. Һәркем үзенең шәҗәрәсен саклаган, – ди Рәмзия Латыйпова. Укыткан балалары да бер-берсенә охшамаган нәсел агачлары ясап килгәннәр иде. Ә Илфира Гарифуллина «Ромашка», «Мәкальләрдә – халкым тапкырлыгы» дип аталган уеннар уйнатты. Укучылар бик теләп катнаштылар.
Китапсыз бер бәйрәм дә үтми. Без үз чиратыбызда китап күргәзмәсе оештырдык. Бәйрәмне шигырьләр, матур сүзләр белән алып бардык.
Соңыннан барлык катнашучылар алдан ясап куйган нәсел агачына үзләренең исемнәрен кечкенә йөрәкчекләргә язып ябыштырдылар. Бу агач укучыларның мәктәптәге гаиләсенең ягъни классларының бердәмлеген күрсәтте.
Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертсә, нәселнең киләчәге өметле булачак. Шәҗәрәңне, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү – һәммәбезнең игелекле бер эше булсын иде.
Алсу Садыйкова,
Норлат авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев