Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәргә камералар җитми

Горький исемендәге мәдәни үзәктә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә дүртенче чакырылыш Яшел Үзән районы һәм шәһәр Советларының алтынчы сессиясе узды.

Район Башкарма комитетының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев сөйләде. Узган ел берәүгә дә җиңел булмады, шулай да районда уңай үзгәрешләр бар. Шулар белән беррәттән ул мөһим проблемаларга да игътибарны юнәлтте. Михаил Афанасьев коллегаларын ышанып тапшырылган участокларда билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итүгә кушылырга чакырды.
Район башлыгы сүзләренә караганда, барлык дәүләт программаларында да актив катнашырга кирәк.

«Социаль-мәдәни объектлар төзү һәм ремонтлау, юллар төзү, гражданнарны социаль яклау — болар барысы да сезнең белән безнең эшчәнлегебез өчен. Башкарма комитет бүген бердәм, проб лемаларны аңлау бар, аларны чишү юллары эшләнә, безнең бурыч — алга таба кулга-кул тотынышып эшләү», — диде Михаил Афанасьев.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге эшчәнлеге турындагы доклад белән бүлек башлыгы, полиция полковнигы Айрат Ханбиков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, полиция хезмәткәрләренең эш юнәлешләре бар, анда уңай динамика сизелә, шулай ук гомуми хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә күзәтелә. Яшел Үзәндә хокук бозучыларны эзләүдә булышучы урамнарда камералар санын арттырырга кирәк. Михаил Афанасьев шунда ук җаваплы җитәкчеләргә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча җыелырга күрсәтмә бирде. «Шәһәрдә 1500 камера гына җитми, алга таба арттыру юлларын эзләргә кирәк. Бу бүгенге тормыш таләбе», – диде ул.

Шулай ук 2020 елда үз ведомстволары һәм учреждениеләре эшчәнлеге турында районның Контроль-хисап палатасы рәисе Светлана Кадыйрова һәм Яшел Үзән районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Тутаева сөйләде.

Сессия ахырында «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында III урын яулаган Әйшә авыл җирлеге, республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа елны бәйрәм итү һәм бизәлеш буенча III урынны алган Олы Яке авыл җирлеге диплом белән, ә районда актив рухи-әхлакый агарту эшләре алып барган Илья Пророк гыйбадәтханәсе протоиерее Константин Люкшин район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Шул ук көнне дүртенче чакырылыш Яшел Үзән шәһәре Советының алтынчы сессиясе узды. Анда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү турында сүз булды. Район җитәкчесе дә аларга ярдәм итәргә, кәгазь эшләрен җиңеләйтергә, бюрократияне киметергә кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев