Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәребездә тагын бер якташыбыз янгын корбаны булды

Зеленодольскның Муса Җәлил урамында 15нче йорттан төтен күтәрелүен бик соң күреп алалар.

Бу вакытта чорманы ин де тулысы белән ут чолгаган була. Һәм фаҗиганең шаһитлары шунда ук бу хакта чаң кага. Хуҗалык корылмалары һәм мунча агач йорт белән бер түбә астында рәттән эшләнгән булуы да куркынычны арттыра. Бирегә тиз арада килеп җиткән 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләренә мунчада ир-ат булу мөмкинлеге турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр махсус сулыш аппаратларын киеп, төтен белән тулган корылмага керә. Анда, чынлап та ир-ат гәүдәсенә тап булалар һәм аны «капюшон» тибындагы коткару җайланмасы белән алып чыгып, медикларга тапшыралар. Әмма, ни кызганыч, аларга 63 яшьлек ирнең үлемен генә расларга кала. Янгын нәтиҗәсендә барлык ишегалды корылмалары, мунча һәм йортның эчке ягы – 57 м² мәйдан тулысы белән янып бетә.
Йорт хуҗабикәсе сүзлә ренә караганда, янгын вакытында ул өйдә булган, төтен һәм утны вакытында күреп алып, урамга чыгарга өлгергән. Тик менә ирен коткарып кала алмаган. Ул көнне йорт хуҗасы исерек була, мунчага китә. ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторларының башлангыч мәгълүматлары буенча, бу янгынның сәбәбе – һәлак булган ир-атның сүндерелмәгән тәмәкесе. Шул ук вакытта, мунчадан ишегалдына турыдан-туры чыгу юлы булмавы да аның үлеменә китерә, чөнки аңа урамга чыгу өчен, барлык корылмалар аша өйгә үтәргә һәм бары тик шулай гына чыгып китәргә мөмкин була. Янган кулларына караганда, ул утны үзе сүндерергә маташкан, аннары чабып котылмакчы булган, әмма өлгерә алмаган. Аның мәетен янгын сүндерүчеләр корылманың ишеге төбендә үк тапкан.
Ел башыннан бу инде безнең районда утның 7нче корбаны. Узган ел белән чагыштырганда, янгыннарда һәлак булучылар саны ике тапкыр диярлек арткан. (Узган ел һәлак булучылар – 4). Хәл артык борчылырлык! Зеленодольск янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкын куркынычсызлык чаралары турында истә тотарга, урын-җир өстендә тәмәке тартмаска, йорттагы электр җиһазларының торышын һәм мичләрнең төзеклеген тикшереп торырга өнди. Мәктәп каникуллары вакытында балаларга аерым игътибар бирергә, аларны караучысыз калдырмаска кирәк. Шулай ук өлкән яшьтәге якыннарыгызга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында да искәртегез. Ут белән эш иткәндә сак һәм уяу булыгыз!
Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев