Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәрдә мунчалар эшләми. Сәбәбе?

Авыл кешесенең мунча проблемасы юк инде ул, кайчан тели, шунда яга да, рәхәтләнеп керә.

Ә менә яшел үзәнлеләр соңгы вакытта кайда юынырга икән дип баш вата. Чөнки Жуков һәм Заикин урамындагы җәмәгать мунчасы 24 марттан бирле ябык. Сәбәбе бик гади – ут юк.
Соңгы вакытта әлеге социаль объектларның хуҗалары берничә тапкыр алышынды. «Экоресурс» предприятиесе банкротлыкка чыккач, биналар «Шәһәр яшел хуҗалыгы» муниципаль унитар предприя­тиесенә тапшырылды. Әмма шәһәр халкын озак сөендерә алмадылар, «Экоресурс» суд приставларының актлары нигезендә Жуков һәм Заикин урамындагы мунчаларга үз хокукын кайтарды. Тотрыклылык урнашты кебек, аннан парланып юынырга яратучыларга хуҗаның кем булуы барыбер түгелме соң!? Әмма соңга таба энергетиклар яңа һәм иске хуҗалар белән килешү юклыгын ачыклаган һәм утны сүндереп тә куйган.
Яшел Үзән муниципаль районы Советының матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов шәһәрдә килеп чыккан әлеге ситуация буенча түбәндәгене җавап бирде:
– Конкурс буенча идарә итүче «Экоресурс» ни өчен электр энергиясе бирелүгә килешү төземәгән? 4 апрельдә Самарада суд узды, аның нәтиҗәсендә мунча оъектлары муниципалитетка тапшырылды. Кулда төгәл документлар булуга рәсми җавап биреләчәк. Мунчалар тиздән ишекләрен ачачак.
Әлеге конфликт халык файдасына чишелер дип ышанасы килә, хәзергә Яшел Үзән халкына сабыр итеп торырга туры киләчәк. Әйе, Загородный урамында мунча эшли, әмма ул гына йөз меңлек халыкка хезмәт күрсәтеп өлгерә алырмы, монысы икеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Городская баня