Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр көне – 2019: Яшел Үзән 87нче туган көнен ничек бәйрәм итә?

Шимбә, 7 сентябрьдә, яшел үзәнлеләр Шәһәр көнен бәйрәм итәчәк. Бу көнгә нинди сюрпризлар әзерләнгән икән соң?

8.00-16.00 – «Маяк» спорт комплексында Шорин исемендәге марафон.

14.00 – шәһәр күлендә сыннар урнаштыру, «Пигмалион шоу».

15.00-17.30 – «Халыклар дуслыгы» фонтаны янындагы мәйданда «Шәһәр җыры» дип исемләнгән иҗади коллективлары чыгышы.
Шул ук вакытта шәһәр күле буендагы «Ракушка» сәхнәсендә «Кукол БУМ» курчак театры чыгышы. «Муравейник» сәүдә үзәге янындагы скверда «Синең өчен җырлыйм республикам» шигырь иҗаты һәм авторлар җырлары фестивале. «Авангард» паркында «Street-ART» яшьләрнең вокал һәм бию коллективлары чыгышы.
Алга таба бәйрәм төп мәйданда «Авангард» стадионында дәвам итә.

16.00 - Яшь рәссамнарның арт-стенды. Авыр атлетика белән шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары. Һәм иң креатив Белмәмеш эшләпәсе ясау буенча бәйге.

17.00 – «Әбием тәмнүшкәләре», «Гигант яшелчә», «Нинди җиләк- җимеш» – бакчачылар өчен күргәзмәләр һәм конкурслар.

18.00 – «Авангард» стадионында төп сәхнәдә бәйрәмнең рәсми ачылышы, район һәм шәһәр бәйгеләрендә җиңүчеләрне котлау. Баласы туган гаиләгә коляска тапшыру.

18.30 – шәһәр иҗат коллективлары концерт программасы.

19.40 – диско-шоу.

21.00 – Мәскәү кавер-төркеме «Miami Dance» чыгышы.

Шәһәр көне 22.00 сәгатьтә бәйрәмчә пиротехник шоу белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев