Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр күле территориясендә яңа җәмәгать бәдрәфе ачылды

Яшел Үзән шәһәр күле территориясе, шулай ук аның янәшәсендәге парк ял итү өчен популяр урын.

Күңелле ял вакытын җәмәгать бәдрәфе булмау гына боза иде. Яшел үзәнлеләр шәһәр мэры Михаил Афанасьевка күл территориясендә андый бик кирәкле объектны кую үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

 

- Бүгенге көннән бушлай бәдрәф ачык. Барлык кирәкле инженерлык коммуникацияләре үткәрелде. Биредә ике уңайлы кабинет һәм барысы да бар, - дип билгеләп үттеләр ТКХ Департаментында.



Моннан тыш, Михаил Павлович җаваплы хезмәтләргә шәһәр объектларын мөмкин кадәр күбрәк бушлай санитар кабиналар белән тәэмин итү мәсьәләсен карарга кушты.

Бүгенге көндә Яшел Үзәндә 5 җәмәгать бәдрәфе бар: шәһәр пляжы, "Родина", "Авангард" парклары, "Каенлык" һәм шәһәр күле территориясендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев